HOME  UP


http://fotki.yandex.ru

   ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы

Россияне атом афәте
көтә...

Соңгы вакытта ил җитәкчеләреннән башлап, матбугат чараларына кадәр Россиядә атом электр станцияләре кирәклеге турында сөйли башладылар. Имеш, шунсыз илнең киләчәге юк икән, нефть-күмер берзаман бетәчәк, гидроэлектр станцияләре дә туктап калачак, электр утына ихтыяҗны бары тик АЭСлар гына канәгатьләндерәчәк икән! Россия премьер-министры Путин алдагы елларда илдә 24 атом электр станциясе төзеләчәген, атом-төш /ядерный/ университет ачылачагын әйтте, болар өчен казнадан 1 триллион сум акча тотылачагын белдерде. Ягъни, Россиядә яңа эра – АТОМ ЧОРЫ башланачак һәм бу илнең үз эчендәге хәлне генә түгел, бөтен дөньядагы вәзгыятьне дә үзгәртергә мөмкин.

Иң беренче шул сорауга җавап биреп үтик – Россия чыннан да электр энергиясенә кытлык кичерәме яки аңа шушы хәл яныймы? Юк, әлбәттә, бүгенге көндә Россия дөньяда иң күп нефть, газ чыгаручы илләрнең берсенә керә, җир астында әле башланмаган битум запасы, ташкүмер дә җитәрлек, зур елгаларда ГЭСлар гөрләтеп эшләп тора. Алайса ни өчен Россия җитәкчеләре һәм шушы өлкәдә эшләүчеләр илне атом станцияләре, атом объектлары белән тутырырга хыялланалар соң? Моның берничә сәбәбе бар.

Беренчесе – бу атом электр станцияләреннән алынган энергия Россия халкыннан да бигрәк, башка илләр өчен кирәк, һәм Россия аның белән чикләнмәгән күләмдә сәүдә итәчәк. Ягъни, Россиядән килгән ягулыкны әйләнеп үтәргә өйрәнә башлаган Европа илләре Мәскәүгә атом кабаласына төшәчәкләр. Хәзер дә инде дөньядагы һәр биш атом реакторының берсе Россия атом-төш /ядерный/ ягулыгы хисабына эшли, алга таба Россия шушы юнәлештә бердәнбер тәэмин итүче /поставщик/ булып калырга мөмкин. Бу исә Россиягә берни эшләмичә генә миллиардлар белән эш йөртергә мөмкинлек бирәчәк. Ягъни, Россия эшмәкәрләре кесәсенә миллиардлаган суммадан атом акчалары керәчәк, ә гади халык исә нурланыш, рак, мәңгелек радиация афәте астында калачак...

Россия җитәкчелегенең атомга ябышуларының икенче сәбәбе – хәрби сәбәп. АЭСлар белән янәшәдә, параллель рәвештә, башка атом объектлары да төзеләчәк, алар инде эшләп тә килә. Әйтик, Чиләбе өлкәсендәге шул ук “Маяк” атом берләшмәсендә бүген нәрсәләр эшләнеп ятканын бик аз кешеләр белә, ул инде илнең яңа төр атом коралы лабораториясенә һәм дөньяның атом-төш чүплегенә әйләнде. /Хәзер аннан ерак түгел, татар авылы Кунашак янында яңа АЭС төзәргә җыеналар. / Кыскасы, бөтен Идел-Урал, Себер яшерен атом объектлары белән тулачак, аларга берәр нәрсә булган очракта, җир шарыннан да берни калмаячак. Ягъни, Россия хәзер дөньяны туктаусыз шушы атом күсәге белән куркытып, шантаж ясап торачак. Россиядә “Утны үземә юнәлтәм”, ягъни, “Вызываю огонь на себя” дигән гыйбарә бик популяр, алар үзләре беткәндә, башкаларны да юк итеп китәргә яраталар. Россиядәге бу хисапсыз һәм тәртипсез атом объектлары бөтен җир шары өчен иң экстремаль урын, утлы нокта булып торачак.

Россиядә халык турында, аның сәламәтлеге, киләчәге турында беркем уйламый, монда иң алгы планда зур акчалар эшләү һәм хәрби өстенлек тора. “Маяк” атом берләшмәсе сәбәпле бер Уралда гына да 3 миллион кешенең хроник нурланыш белән авыруы, Россиядә һәр сәгать саен бер кешегә рак диогнозы куелу, илдә һәр елны 1 миллион кешенең үлүе, больницалар тулы психик авырулар, мутантлар, гарипләр – шушы атом радиациясе нәтиҗәсе түгелмени?! Бу илдә күпчелек кеше үзендә атом тамгасы йөртә, чөнки СССРда уздырылган 715 атом-төш сынавы, шул ук “Маяк” берләшмәсендә булган дистәләгән атом авариясе, бүген дә агуын чәчеп ята торган 120 мең атом-төш коралы, яңадан-яңа ракеталарны шартлатып карау – барысы да атом тамгасы булып Россия халкының кан күзәнәкләренә күчте. Бу исә – мутация, аягүрә черү, нәселсезлек һәм гариплек, дигән сүз. Атом чорына кергән Россия халкын менә нинди киләчәк көтә!

Моның шулай икәнлеген менә инде 60 ел буе “Маяк” атом берләшмәсе янындагы радиацияле үле зонада яшәгән татар авыллары мисалында да күрергә була. “Маяк”тан кырык чакырымда урнашкан Мөслим авылында һәр дүрт баланың берсе – гарип-мутант, һәр биш баланың берсендә – йөрәк чире, 70 процент балалар психик тайпылышлы, 1997 елдан соң туган һәр балада – атом тамгасы, ягъни, нурланыш авыруы. Бу авылда 1999 елда туган 45 баланың 43ендә патология, 90 процент балаларда анемия, иммунетит нульгә тигез, ягъни, организм бернинди авыру белән дә көрәшерлек түгел. Атом калдыклары ташланган суны эчкән, һаваны сулаган Мөслим авылында үлүчеләр саны туучыларга караганда ике тапкыр күбрәк. Әйтик, 2000 елда монда 39 бала туган, 76 кеше үлгән; 2001 елда 58 бала туган, 81 кеше үлгән; 2002 елда 64 бала туган, 96 кеше үлгән... Бу авылда уртача гомер озынлыгы 40-45 яшь. “Маяк” янындагы авылларда лейкимия /кан рагы/ белән авыручылар Хиросимо белән Нагасакидан соң икенче урында торалар. Шушы ук фаҗига “Маяк”тан кырык чакырымда булган Татар Караболагы авылында күзәтелә, монда инеде 5 мең татардан 500 кеше калган, аларның да барысында рак һәм нурланыш авыруы. Алга таба бөтен Россияне дә менә шундый хәл көтә, чөнки җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр бөтен илне атом объектлары белән тутырырга җыеналар. Ә халык дәшми...

Чернобыль фаҗигасеннән соң һәм үзгәртеп кору еллардында илдә атом электр станцияләренә каршы чын мәгънәсендә Халык Фронты оешкан иде. Ул елларда без күп кенә яңа АЭСларны салдырмыйча кала алдык. Татарстанда атом электр станциясен төзетмәү өчен Халык Фронты /җитәкчесе Рәшит Әхмәтов/, “Антиядерное общество Татарстана” /җитәкчесе Альберт Гарапов/, татар милли хәрәкәте, аерым шәхесләр һәм Татарстан Югары Советы депутатлары көрәште. Депутат буларак, минем үземә бу мәсьәләне 1990 елның 11 апрелендә, Татарстан Югары Советының беренче сессиясендә үк күтәреп чыгарга туры килде. Һәм без үзебезнекенә ирештек – Татарстан республикасының Кама Аланы бистәсендә салынып яткан атом электр станциясе төзелешен туктата алдык! “Строительство Татарской АЭС противоречит социально-экономическим требованиям, ведется в обход действующего прирородоохранного законодательства, без утвержденного проекта, ее эксплуатация будет представлять опастность для всего Волго-Каспийского бассейна, что вызывает все нарастающую тревогу трудовых коллективов, широкой общественности, государственных органов”, - диелгән иде ТАССР Югары Советының 1990ел, 17 апрелендә кабул ителгән Карарында. /Республика Татарстан: Новейшая история. Т.1. – Казань, 2000, стр.92./

Ә бүген исә Татарстан матбугатында АЭСны яклап язган мәкаләләр күренә башлады, республика җитәкчеләре Татарстанда атом электр станциясен төзү турында Мәскәү белән килешкәннәр икән, дигән шомлы хәбәрләр килеп иреште. Югыйсә, Татарстан Югары Советының Кама Аланында АЭС төзелешен туктату турындагы Карары үз көчендә кала бит, аны беркем дә юкка чыгармаган! Төзелә калса, бу атом станциясенең Татарстан халкына ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруы әле дә юкка чыкмаган! Чөнки ул зур су буена, тектоник плитәләр чигендә салына башлаган һәм аз гына җир селкенсә дә бөтен Идел-Кама буена радиация таралу белән яный иде. Шунысын да әйтергә кирәк, атом электр станцияләрендә авария булмаган очракта да, ул даими рәвештә җиргә, суга, һавага радиоактив матдәләр таратып тора, аның янәшәсендәге йөз чакырым тирәлектә даими нурланыш хасил була, дигән сүз. Ә аның ачы нәтиҗәсен мин инде Чиләбе өлкәсендәге Мөслим һәм Татар Караболагы авыллары мисалында ачык күрсәттем.

Шушыларны белгәннән соң, ничек итеп АЭС төзелүне якларга мөмкин? Бигрәк тә, интеллигенция вәкилләренә? Әле шушы көннәрдә генә “Мәдәни җомга” газетасының 25 июль санында басылып чыккан “Сусыз инешләр, корыган чишмәләр...” дип аталган мәкалә авторы Нургали Булатов та укучыларны ипләп кенә АЭС кирәклегенә ышандырырга тырыша. “Табигатьне саклап калыйк, дип, хәзер Иделдәге Чабаксар, Куйбышев, Волгоград кебек зур ГЭСларга кагылып булмый инде. Ә менә аларның сусаклагычындагы суны киметеп, моның исәбенә берәр АЭС төзү кирәктер, минемчә”, - дип әйттерә ул үзенең якын туганы,балта остасы Мөнәвир Гыйльманов исеменнән. Менә хикмәт - балта остасы Мөнәвир Гыйльманов та нәкъ Путин кебек уйлый икән – илдәге бөтен проблемаларны чишәр өчен аларның икесенә дә АЭС кирәк! Әмма бу атом акчалары тулысынча Мәскәүгә китәчәк, ә татар Мөнәвиргә аның радиация агуы гына калачак шул...

Узган гасырның 80 еллар башында “Казан утлары” журналы ду килеп, Кама Аланында төзелеп яткан АЭСта әдәби пост барлыкка китергән иде. Татар язучылары һәм журналистлары шунда чиратлап барып, булачак атом электр станциясен күкләргә чөеп мактап язып, халыкны аның зарасызлыгына, кирәклегенә ышандырып бетерә язганнар иде инде. 1986 елгы Чернобыль фаҗигасе бу ялганны туктатты, халыкның күзләрен ачты. Менә хәзер тагы АЭСларны мактап, халыкның миен томалау башланды, кызганыч, татар интеллигенциясе тагы түрәләр җырын җырларга тотынды. Югыйсә, Чиләбе өлкәсе татарларының “Маяк” атом берләшмәсе сәбәпле нинди фаҗигаләр кичерүе турында күпме яздык һәм сөйләдек бит! Атом калдыкларының туфракта 24 мең таркалмыйча саклануын, кеше организмына эләксә, 40 буынны черетүен кат-кат кисәттек! Халык әллә аңламады, әллә ышанмады, әллә бу хәлләр аңа кагылмый, дип уйлады – ил тутырып АЭСлар төзи башлау фикеренә беркем каршы чыкмады.


Әйе, Россия атом утын үзенә юнәлтә...
Үз халкына каршы юнәлтә...
Бүген дөнья белән идарә итәм, дип, киләчәген атом афәте астына куя...
Һәм халык моңа каршы чыгарга тиеш.


2008 ел, 30 июль

  FÄÜZIJA BÄJRÄMOVA,
jazuçï, tarix fännäre kandidatï,
Bötendön’ja tatar kongressïnïñ başkarma komitetï äg’zasï

 Rossijane atom afäte
kötä...

Soñgï vakïtta il citäkçelärennän başlap, matbugat çaralarïna kadär Rossijadä atom elektr stantsijaläre kiräklege turïnda söjli başladïlar. Imeş, şunsïz ilneñ kiläçäge juk ikän, neft’-kümer berzaman betäçäk, gidroelektr stantsijaläre dä tuktap kalaçak, elektr utïna ixtïjacnï barï tik AESlar gïna kanägat’länderäçäk ikän! Rossija prem’er-ministrï Putin aldagï ellarda ildä 24 atom elektr stantsijase tözeläçägen, atom-töş /jadernïj/ universitet açïlaçagïn äjtte, bolar öçen kaznadan 1 trillion sum akça totïlaçagïn belderde. JAg’ni, Rossijadä jaña era – ATOM ÇORÏ başlanaçak häm bu ilneñ üz eçendäge xälne genä tügel, böten dön’jadagï väzgïjat’ne dä üzgärtergä mömkin.

Iñ berençe şul sorauga cavap birep ütik – Rossija çïnnan da elektr energijasenä kïtlïk kiçeräme jaki aña şuşï xäl janïjmï? JUk, älbättä, bügenge köndä Rossija dön’jada iñ küp neft’, gaz çïgaruçï illärneñ bersenä kerä, cir astïnda äle başlanmagan bitum zapasï, taşkümer dä citärlek, zur elgalarda GESlar görlätep eşläp tora. Alajsa ni öçen Rossija citäkçeläre häm şuşï ölkädä eşläüçelär ilne atom stantsijaläre, atom ob’ektlarï belän tutïrïrga xïjallanalar soñ? Monïñ berniçä säbäbe bar.

Berençese – bu atom elektr stantsijalärennän alïngan energija Rossija xalkïnnan da bigräk, başka illär öçen kiräk, häm Rossija anïñ belän çiklänmägän külämdä säüdä itäçäk. JAg’ni, Rossijadän kilgän jagulïknï äjlänep ütärgä öjränä başlagan Evropa illäre Mäskäügä atom kabalasïna töşäçäklär. Xäzer dä inde dön’jadagï här biş atom reaktorïnïñ berse Rossija atom-töş /jadernïj/ jagulïgï xisabïna eşli, alga taba Rossija şuşï junäleştä berdänber täemin itüçe /postavşik/ bulïp kalïrga mömkin. Bu isä Rossijagä berni eşlämiçä genä milliardlar belän eş jörtergä mömkinlek biräçäk. JAg’ni, Rossija eşmäkärläre kesäsenä milliardlagan summadan atom akçalarï keräçäk, ä gadi xalïk isä nurlanïş, rak, mäñgelek radiatsija afäte astïnda kalaçak...

Rossija citäkçelegeneñ atomga jabïşularïnïñ ikençe säbäbe – xärbi säbäp. AESlar belän janäşädä, parallel’ räveştä, başka atom ob’ektlarï da tözeläçäk, alar inde eşläp tä kilä. Äjtik, Çiläbe ölkäsendäge şul uk “Majak” atom berläşmäsendä bügen närsälär eşlänep jatkanïn bik az keşelär belä, ul inde ilneñ jaña tör atom koralï laboratorijasenä häm dön’janïñ atom-töş çüplegenä äjlände. /Xäzer annan erak tügel, tatar avïlï Kunaşak janïnda jaña AES tözärgä cïenalar. / Kïskasï, böten Idel-Ural, Seber jaşeren atom ob’ektlarï belän tulaçak, alarga berär närsä bulgan oçrakta, cir şarïnnan da berni kalmajaçak. JAg’ni, Rossija xäzer dön’janï tuktausïz şuşï atom küsäge belän kurkïtïp, şantazh jasap toraçak. Rossijadä “Utnï üzemä junältäm”, jag’ni, “Vïzïvaju ogon’ na sebja” digän gïjbarä bik populjar, alar üzläre betkändä, başkalarnï da juk itep kitärgä jaratalar. Rossijadäge bu xisapsïz häm tärtipsez atom ob’ektlarï böten cir şarï öçen iñ ekstremal’ urïn, utlï nokta bulïp toraçak.

Rossijadä xalïk turïnda, anïñ sälamätlege, kiläçäge turïnda berkem ujlamïj, monda iñ algï planda zur akçalar eşläü häm xärbi östenlek tora. “Majak” atom berläşmäse säbäple ber Uralda gïna da 3 million keşeneñ xronik nurlanïş belän avïruï, Rossijadä här sägat’ saen ber keşegä rak diognozï kuelu, ildä här elnï 1 million keşeneñ ülüe, bol’nitsalar tulï psixik avïrular, mutantlar, gariplär – şuşï atom radiatsijase näticäse tügelmeni?! Bu ildä küpçelek keşe üzendä atom tamgasï jörtä, çönki SSSRda uzdïrïlgan 715 atom-töş sïnavï, şul uk “Majak” berläşmäsendä bulgan distälägän atom avarijase, bügen dä aguïn çäçep jata torgan 120 meñ atom-töş koralï, jañadan-jaña raketalarnï şartlatïp karau – barïsï da atom tamgasï bulïp Rossija xalkïnïñ kan küzänäklärenä küçte. Bu isä – mutatsija, ajagürä çerü, näselsezlek häm gariplek, digän süz. Atom çorïna kergän Rossija xalkïn menä nindi kiläçäk kötä!

Monïñ şulaj ikänlegen menä inde 60 el bue “Majak” atom berläşmäse janïndagï radiatsijale üle zonada jaşägän tatar avïllarï misalïnda da kürergä bula. “Majak”tan kïrïk çakïrïmda urnaşkan Möslim avïlïnda här dürt balanïñ berse – garip-mutant, här biş balanïñ bersendä – jöräk çire, 70 protsent balalar psixik tajpïlïşlï, 1997 eldan soñ tugan här balada – atom tamgasï, jag’ni, nurlanïş avïruï. Bu avïlda 1999 elda tugan 45 balanïñ 43endä patologija, 90 protsent balalarda anemija, immunetit nul’gä tigez, jag’ni, organizm bernindi avïru belän dä köräşerlek tügel. Atom kaldïklarï taşlangan sunï eçkän, havanï sulagan Möslim avïlïnda ülüçelär sanï tuuçïlarga karaganda ike tapkïr kübräk. Äjtik, 2000 elda monda 39 bala tugan, 76 keşe ülgän; 2001 elda 58 bala tugan, 81 keşe ülgän; 2002 elda 64 bala tugan, 96 keşe ülgän... Bu avïlda urtaça gomer ozïnlïgï 40-45 jaş’. “Majak” janïndagï avïllarda lejkimija /kan ragï/ belän avïruçïlar Xirosimo belän Nagasakidan soñ ikençe urïnda toralar. Şuşï uk faciga “Majak”tan kïrïk çakïrïmda bulgan Tatar Karabolagï avïlïnda küzätelä, monda inede 5 meñ tatardan 500 keşe kalgan, alarnïñ da barïsïnda rak häm nurlanïş avïruï. Alga taba böten Rossijane dä menä şundïj xäl kötä, çönki citäkçelär häm eşmäkärlär böten ilne atom ob’ektlarï belän tutïrïrga cïenalar. Ä xalïk däşmi...

Çernobïl’ facigasennän soñ häm üzgärtep koru ellardïnda ildä atom elektr stantsijalärenä karşï çïn mäg’näsendä Xalïk Frontï oeşkan ide. Ul ellarda bez küp kenä jaña AESlarnï saldïrmïjça kala aldïk. Tatarstanda atom elektr stantsijasen tözetmäü öçen Xalïk Frontï /citäkçese Räşit Äxmätov/, “Antijadernoe obşestvo Tatarstana” /citäkçese Al’bert Garapov/, tatar milli xäräkäte, aerïm şäxeslär häm Tatarstan JUgarï Sovetï deputatlarï köräşte. Deputat bularak, minem üzemä bu mäs’äläne 1990 elnïñ 11 aprelendä, Tatarstan JUgarï Sovetïnïñ berençe sessijasendä ük kütärep çïgarga turï kilde. Häm bez üzebeznekenä ireştek – Tatarstan respublikasïnïñ Kama Alanï bistäsendä salïnïp jatkan atom elektr stantsijase tözeleşen tuktata aldïk! “Stroitel’stvo Tatarskoj AES protivoreçit sotsial’no-ekonomiçeskim trebovanijam, vedetsja v obxod dejstvujuşego prirorodooxrannogo zakonodatel’stva, bez utverzhdennogo proekta, ee ekspluatatsija budet predstavljat’ opastnost’ dlja vsego Volgo-Kaspijskogo bassejna, çto vïzïvaet vse narastajuşuju trevogu trudovïx kollektivov, şirokoj obşestvennosti, gosudarstvennïx organov”, - dielgän ide TASSR JUgarï Sovetïnïñ 1990el, 17 aprelendä kabul itelgän Kararïnda. /Respublika Tatarstan: Novejşaja istorija. T.1. – Qazan’, 2000, str.92./

Ä bügen isä Tatarstan matbugatïnda AESnï jaklap jazgan mäkalälär kürenä başladï, respublika citäkçeläre Tatarstanda atom elektr stantsijasen tözü turïnda Mäskäü belän kileşkännär ikän, digän şomlï xäbärlär kilep ireşte. JUgïjsä, Tatarstan JUgarï Sovetïnïñ Kama Alanïnda AES tözeleşen tuktatu turïndagï Kararï üz köçendä kala bit, anï berkem dä jukka çïgarmagan! Tözelä kalsa, bu atom stantsijaseneñ Tatarstan xalkïna ni däräcädä kurkïnïç tudïruï äle dä jukka çïkmagan! Çönki ul zur su buena, tektonik plitälär çigendä salïna başlagan häm az gïna cir selkensä dä böten Idel-Kama buena radiatsija taralu belän janïj ide. Şunïsïn da äjtergä kiräk, atom elektr stantsijalärendä avarija bulmagan oçrakta da, ul daimi räveştä cirgä, suga, havaga radioaktiv matdälär taratïp tora, anïñ janäşäsendäge jöz çakïrïm tirälektä daimi nurlanïş xasil bula, digän süz. Ä anïñ açï näticäsen min inde Çiläbe ölkäsendäge Möslim häm Tatar Karabolagï avïllarï misalïnda açïk kürsättem.

Şuşïlarnï belgännän soñ, niçek itep AES tözelüne jaklarga mömkin? Bigräk tä, intelligentsija väkillärenä? Äle şuşï könnärdä genä “Mädäni comga” gazetasïnïñ 25 ijul’ sanïnda basïlïp çïkkan “Susïz ineşlär, korïgan çişmälär...” dip atalgan mäkalä avtorï Nurgali Bulatov ta ukuçïlarnï ipläp kenä AES kiräklegenä ïşandïrïrga tïrïşa. “Tabigat’ne saklap kalïjk, dip, xäzer Ideldäge Çabaksar, Kujbïşev, Volgograd kebek zur GESlarga kagïlïp bulmïj inde. Ä menä alarnïñ susaklagïçïndagï sunï kimetep, monïñ isäbenä berär AES tözü kiräkter, minemçä”, - dip äjtterä ul üzeneñ jakïn tuganï,balta ostasï Mönävir Gïjl’manov isemennän. Menä xikmät - balta ostasï Mönävir Gïjl’manov ta näk’ Putin kebek ujlïj ikän – ildäge böten problemalarnï çişär öçen alarnïñ ikesenä dä AES kiräk! Ämma bu atom akçalarï tulïsïnça Mäskäügä kitäçäk, ä tatar Mönävirgä anïñ radiatsija aguï gïna kalaçak şul...

Uzgan gasïrnïñ 80 ellar başïnda “Qazan utlarï” zhurnalï du kilep, Kama Alanïnda tözelep jatkan AESta ädäbi post barlïkka kitergän ide. Tatar jazuçïlarï häm zhurnalistlarï şunda çiratlap barïp, bulaçak atom elektr stantsijasen küklärgä çöep maktap jazïp, xalïknï anïñ zarasïzlïgïna, kiräklegenä ïşandïrïp beterä jazgannar ide inde. 1986 elgï Çernobïl’ facigase bu jalgannï tuktattï, xalïknïñ küzlären açtï. Menä xäzer tagï AESlarnï maktap, xalïknïñ mien tomalau başlandï, kïzganïç, tatar intelligentsijase tagï türälär cïrïn cïrlarga totïndï. JUgïjsä, Çiläbe ölkäse tatarlarïnïñ “Majak” atom berläşmäse säbäple nindi facigalär kiçerüe turïnda küpme jazdïk häm söjlädek bit! Atom kaldïklarïnïñ tufrakta 24 meñ tarkalmïjça saklanuïn, keşe organizmïna eläksä, 40 buïnnï çeretüen kat-kat kisättek! Xalïk ällä añlamadï, ällä ïşanmadï, ällä bu xällär aña kagïlmïj, dip ujladï – il tutïrïp AESlar tözi başlau fikerenä berkem karşï çïkmadï.

Äje, Rossija atom utïn üzenä junältä...
Üz xalkïna karşï junältä...
Bügen dön’ja belän idarä itäm, dip, kiläçägen atom afäte astïna kuja...
Häm xalïk moña karşï çïgarga tieş.


2008 el, 30 iul'