HOME    UP

Ф.Байрамова

Европага атом афәте кирәкми

 

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы.

 

Бу көннәрдә миңа “Атом атавында яки татарларга каршы атом геноциды” китабы буенча Германиядә очрашулар уздырырга туры килде һәм мин Европа халыкларының бу темадан шактый читтә торганлыкларын аңладым. Чөнки биредә тормыш инде җайга салынган, СССР һәм коммунизм өрәге кебек тышкы дошманнар юк ителгән, һәм бу халыклар заман ахырына кадәр шулай бер кайгысыз яшәрләр төсле тоелган. Дөрес, аларны вакыт-вакыт ислам факторы белән куркытып торалар, әмма европалылар моңа җитди карамый, чөнки мөселманнарның башкаларга зыян китерүенә алар ышанмыйлар, чөнки Европада кеше хокуклары һәм демократия кагылгысыз булып исәпләнә. Менә шушылар сәбәпле, салкын сугыш елларында иң актуаль саналган атом-төш афәте бүген европалылар өчен бик еракта калган куркыныч төш кенә булып тоела, үзләренә каршы беркемнең дә корал күтәрмәсенә алар чын күңелдән ышаналар һәм ул шомлы елларны тизрәк онытырга тырышалар. Әмма дөньяда ул еллардан радиация дип аталган куркыныч афәт калганлыгын, аның сугышсыз да бөтен җир шарын чорнап алырга көче җитүен күпләр белми иде...

Бу китабым белән немец аудиториясе каршына чыгып басканда, мин әнә шулар турында да уйладым. Мин аларга 50 ел элек Чиләбе өлкәсендә булган атом афәте турында сөйләргә җыенам, радиацияле ул куркыныч җирләрдә бүген дә кешеләр яшәвен, аларның күпчелеге безнең милләттәшләр булуын әйтергә телим. Бай, тук, тыныч тормышта яшәп яткан алманнар өчен кирәкме бу хәлләр турында белергә, ярты гасыр буе атом геноцидыннан кырылып яткан татарлар язмышы аларның күңелләрен тетрәндерерме яки битараф калдырырмы? Әмма бит әле бу фаҗига татарлар белән генә бетми, “МАЯК” атом берләшмәсе бүген дә үзенең кара эшен дәвам итә, биредә бөтен җир шарын бер мизгелдә юк итәрлек атом калдыклары саклана, аларның микъдары 1 миллиард кюрига җитә! Җитмәсә, “МАЯК” ка егермеләп илдән, шул исәптән, Германиядән дә атом калдыклары китереп ташлыйлар, акча өчен Россия моңа ризалыгын бирде, ә анда яшәүче халыклар өчен бу вакытсыз үлем һәм бетмәс-төкәнмәс газаплар гына китерде! Мин алманнарга менә шулар турында да сөйләрмен, радиациянең чикләрне һәм милләтләрне тикшереп тормавын, “МАЯК”ның бүген бөтен дөньяга куркыныч тудыруын әйтермен, дип уйладым.

“Ниятең нинди булса, нәтиҗәсе шундый була”, дигән хәдис бар, монда да нәкъ шулай килеп чыкты. Минем ниятем изге иде – радиацияле җирләрдә газап чигүче милләттәшләрем турында дөньяга җиткерү һәм Европа халкын шушы афәттән кисәтү иде. Без бик зур җирләрдә бик әзерлекле һәм билгеле кешеләр белән очраштык, кайда барсак та, дөресен сөйләдек, ихлас булдык. Бу теманы яхшы белүебез, үз милләттәшләребез турында гына түгел, дөнья халыклары турында да кайгыртуыбыз, борчылуыбыз европалыларның безгә карата күңел тәрәзәләрен ачты, без инде алга таба фикердәшләр булып, атом афәтенә каршы тарафдарлар булып эшебезне дәвам иттек.

Беренче җитди очрашуыбыз Берлин шәһәрендә, Бундстагта булды. Заманында түбәсенә татар егете кызыл байрак кадаган данлыклы Рейстах бинасы, бүген биредә илнең депутатлары утыра, бүген бирегә яңа буын татарлары китап күтәреп килә... Бу очрашуны оештыруда безгә Германиянең Демократик партия вәкилләре ярдәм итте, ә төп сөйләшүебез Бундстагтагы Яшелләр партиясе фракциясе белән булды. Безнең яктан исә очрашуда китап авторы буларак мин үзем, китапны алман теленә тәрҗемә итүче һәм үзенең “Бертуган” нәшриятында бастырып чыгаручы Алия Тайсина һәм “Германиянең татар-башкорт мәдәният үзәге” рәисе рәссам Нурия Һадиева катнашты. Без 50 ел элек “МАЯК”та булган хәлләрне, татарларның радиацияле җирләрдә яшәргә мәҗбүр булуын, бүгенге көндә “МАЯК” берләшмәсенең дөньяда иң куркыныч һәм иң радиацияле урын икәнлеген, бу атом калдыкларының гаять начар саклануын, моның өстенә тагы анда барлык Европа илләреннән атом калдыклары кертелүен бәйнә-бәйнә сөйләп бирдек. Безнең кулыбызда шушы хакта язылган китап, кире кагылгысыз дәлилләр, иң соңгы мәгълүматлар, һәм, иң мөһиме – безнең якта хакыйкать, дөреслек иде. Һәм, әлбәттә, без үзебезнең тәкъдимнәребезне дә әйттек, алар – “МАЯК”та атом калдыкларының саклануын тикшерү буенча Халыкара комиссия төзү, кешелек дөньясына куркыныч янавын истә тотып, алга таба “МАЯК”та производство эшчәнлеген туктату, ягъни, ябу, һәм радиацияле җирләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү, аларны башка урынга күчерергә ярдәм итү.

Әлбәттә без бу тәкъдимнәр көне-сәгате белән тормышка ашырлар дип уйламыйбыз, әмма алга таба барыбер шушы юнәлештә хәрәкәт итү сорала. Бүгенге көндә “МАЯК”та эшләүчеләрнең 75 проценты психик тайпылышлы, ягъни, акылга таман, ә алар кулында атом бомбасы, атом калдыклары саклана торган урыннар! Шулай ук биредә яшәүче һәм эшләүче халыкның һәр бишенчесе наркоман булуын да онытмаска кирәк. Моның өстенә, “МАЯК”тагы 331 атом каберлеге һәм 17 күл инде тулып ташкан, шәһәр астында атом диңгезе барлыкка килгән һәм ул елына 80 метр тизлектә Чиләбе ягына таба хәрәкәт итә. Җитмәсә, “МАЯК” берләшмәсеннән һәр көн Теча елгасына ыргытылган атом калдыклары Исәт, Тубыл, Иртыш һәм Обь елгалары аша тиз арада Төньяк Боз океанына, Котыпкача барып җитә, нәтиҗәдә, 2 мең чакырым җир-су, тереклек ияләре радиация белән агулана. “МАЯК”ның табигать ягыннан аномаль урынга урнашуын, биредә күп вакыт көчле җил-давыллар, өермәләр булып торуын да искә алырга кирәк, 1967 елгы өермә Карачай күлендәге атом калдыкларын күккә күтәреп, бөтен тирә-якка атом яңгыры яудырган иде. Бу күлдә бүген дә 120 миллион кюри радиоактив калдыклар саклана, һәм ул теләсә кайсы вакытта бөтен дөньяга таралырга мөмкин. Димәк, “МАЯК” көньякка да, төньякка да, көнчыгышка да, көнбатышка да яный, һәм аның эшчәнлеген туктатып кына һәм андагы радиоактив калдыкларны саркофаг белән каплап куеп саклап кына бу куркынычны бераз киметергә була. Һәм бу эш инде бер Россия карамагында гына түгел, бөтен дөнья күзәтчелегендә булырга тиеш.

Шушы ук сүзләрне без Берлинның Парламентарийлар Йортында уздырылган очрашуда да сөйләдек, бирегә дә алманнар һәм татарлар, депутатлар һәм иҗат интеллигенциясе җыелган иде. Без аларга Чиләбе өлкәсендә радиацияле зонада яшәүче татарларның һәм башкортларның фаҗигале хәлләре турында аңлаттык, биредәге халыкның 90 проценты яман шештән интегүен һәм үлүен, яңа туган балаларның 95 проценты чирле булуын, гариплекнең һәм мутациянең бик нык артуын, нәселсезлекне, зәгыйфь акыллы баларның күплеген дәлилләр белән сөйләп бирдек. Һәм шушы кешеләр хөкүмәттән бернинди ярдәм алмыйлар, күпләр үзләренең чирләрен “МАЯК” атом берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә булуын исбатлый алмый үлеп китә, җирле халык зур фәкыйрьлектә һәм өметсезлектә көн күрә. Иң куркынычы – алар һаман радиацияле җирләрдә яши, атом калдыклары ташланган елга-күлләрдән су эчә, агулы туфрактан туклана, радиоактив һаваны сулый...

- Ә нигә алар аннан күчеп китми соң?!– дип сорады алман сәясәтчеләре бик гаҗәпләнеп.

- Ә кая китсеннәр? – дип җавап бирдем мин, Россиядәге чынбарлыкны яхшы белгәнгә. – Беренчедән, аларны беркайда беркем көтеп тормый, икенчедән, биредән күчеп китү белән алар бармак башы кадәр булган ташламаларын да югалталар, өченчедән, алар биредә алган радиация белән биредә генә яши ала, чөнки башка урында башка төрле радиация һәм аларның организмнары моны күтәрә алмый. Шунысын да онытмагыз – бүген бөтен Россия ташландык атом полигоннары, җимерек ракета шахталары, химик һәм бактереологик корал ясау һәм саклау урыннары, атом электростанцияләре, атом-төш коралы белән бәйле яшерен заводлар, яңа атом коралларын сынау урыннары, уран базлары белән тулы... Һәм аларның күбесе төрки-татарларның тарихи җирләре булган Себердә, Идел-Уралда урнашкан... Россиядә берни үзгәрмәде – алар һаман котырып корал җитештерәләр, яңа төр атом-төш коралы, ракеталар ясау белән мактаналар, ә бу корал иң беренче чиратта илнең үз халкын кырып сала бит! 1949 елда “МАЯК”та эшләнгән беренче совет атом бомбасы һәм аннан соң СССРда уздырылган 715 атом-төш сынавы илнең үз халкын авыру һәм гарип итеп калдырды, шуңа күрә биредә ирләрнең уртача гомер озынлыгы 60 яшькә җитми, Россиядә һәр ел 1 миллион кеше үлә... Болар барысы да атом-төш коралы белән котырып уйнау, радиация һәм эчкечелек нәтиҗәсе бит!

Сөйләшү менә шушындый җитди һәм борчулы дәрәҗәдә узды, мөгаен, алман сәясәтчеләре үзләре өчен Россияне яңа яктан ачканнардыр, ил җитәкчеләренең туктаусыз шапырынулары һәм җыр-биюләр пәрдәсе артында нинди зур фаҗигаләр булып ятуын аңлаганнардыр... Алар үзләре үк Россиядәге бу хәлләр турында күбрәк язарга һәм сөйләргә, дөньяга Россия тарафыннан янаучы экологик куркыныч турында халыкка аңлатырга тәкъдим иттеләр һәм бу эшкә үзләренең дә кушылачакларын әйттеләр. Яшелләр партиясенең Берлин фракциясе председателе Франциска Айхштед-Болигка мин үземнең шушы китабымны да бүләк иттем, алга таба бу мәсьәләдә бергә-бергә эшләү теләген белдердем. Чөнки Россиядә атом-төш коралына каршы экологик оешмалар шактый булса да, “МАЯК” мәсьәләсендә алар телсез һәм тешсез, ә радиациядән зарар күргән татарлар проблемасы алар өчен гомумән юк кебек. Шулай булгач, тагы шул Европага мөрәҗәгать итәргә кала...

Минем Алманиягә килүемнең төп максаты – шушы китабым белән Лейпцигта уздырылган Халыкара китап ярминкәсендә катнашу һәм бу мәсьәләне анда да күтәрү иде. Аллага шөкер, безнең бу бурычыбыз да үтәлде, Алия Тайсина җитәкләгән “Бертуган” нәшриятының алдан хәстәрлек күрүе нәтиҗәсендә, без рәсми һәм законлы рәвештә бу ярминкәдә катнаштык һәм үз сүзебезне әйтә алдык. Шунысын да әйтергә кирәк, елга бер тапкыр уздырыла торган бу Халыкара китап ярминкәсендә быел 36 илдән 2400 автор һәм нәшрият катнашты, 1500 язучыга исә халык белән махсус очрашулар уздырырга мөмкинлек бирделәр. Соңгылары арасында мин дә бар идем һәм без пресс-конференциягә килгән алман журналистларына “МАЯК” атом берләшмәсе белән булган фаҗигале хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирдек. Әлбәттә, “Атом атавында яки татарларга каршы атом геноциды” китабы детектив әсәр түгел, анда мәхәббәт маҗаралары, төрле интригалар да табып булмый. Әмма анда СССР һәм Россиянең җирле халыкларга карата алып барган мәкерле сәясәте ачыла, бу китапта милләттәшләребезнең ачы язмышлары тасвирлана, китап “МАЯК” атом берләшмәсенең бөтен дөньяга куркыныч тудыруы турында кисәтә. Әлбәттә, болар турында сөйләгәч, беркем дә тыныч кала алмый, биредә дә нәкъ шулай булды, сорау арты сорау туды, бу хәлләргә гаҗәпләнү, илнең җансыз җитәкчелегенә карата нәфрәт, радиациядән газап күреп яшәүче җирле халыкларны өзелеп кызгану, аларга ярдәм итү юлларын үзләү, ашкынып кораллануны туктатырга һәм бу юлда берләшергә чакыру – алман журналистларының реакциясе әнә шундый булды. Юк, бу тема никадәр авыр һәм катлаулы булса да, аны ишетүчеләр берсе дә битараф калмады, чөнки монда сүз бөтен кешелеккә янаучы зур афәт турында барганлыгын һәркем аңлый иде.

Германиянең көньягына, Бавария җиренә урнашкан Аусбург шәһәрендә очрашу исә тагы да тетрәндергеч булды, чөнки монда шушы тема буенча эшләүче экологлар, хокук яклаучылар, атом-төш коралына каршы көрәшүчеләр, яшелләр партиясе депутатлары һәм үзебезнең төрки-татар халкы җыелган иде. Мин аларга югарыда сөйләгәннәрнең барысын да тагы бәйнә-бәйнә кабатлап чыктым, шуңа карамастан, алман сәясәтчеләренең сораулары тагы берничә сәгатькә сузылды. Аларны барысы да кызыкысындыра иде – нигә атом берләшмәсен нәкъ менә Урал аръягына, татар җирләренә китереп салганнар, нигә “МАЯК” шартлагач, урыс авылларын башка җиргә күчергәннәр дә, татар авылларын радиацияле җирдә утыртып калдырганнар, “МАЯК”ның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген белә торып, нигә халык анда эшли, гарип бала табасын белә торып, нигә хатыннар бала таба, нигә Россия халкы бу атом афәтенә каршы урамнарга чыкмый, нигә үзләрен агулап яту белән килешә?

Сораулар бик җитди һәм туры һәм аларга бары тик ихластан, ничек бар – шулай җавап бирергә генә мөмкин иде.

- Сталин һәм Берия “МАЯК” атом комбинатын 1946 елны төзи башлыйлар, биредә беренче совет атом бомбасы ясалырга тиеш була,- дип башладым мин сүземне. – Аның нәкъ менә Урал аръягында, тарихи төрки-татар җирләрендә төзелә башлауның үз сәбәпләре бар. Беренчедән, мондый куркыныч объект башкаладан ерак урнашкан булырга тиеш, шартлаулар булган очракта, компартия җитәкчеләре һәм Россиянең үзәк урыс өлкәләре зарар күрмәскә тиеш була. Икенчедән, биредәге татар авылларында эшче көчләр күп була, ул вакытта һәр авылда өчәр-бишәр мең кеше яши һәм аларның күпчелеген “МАЯК”ка эшләргә китерәләр, бу татар авыллары комбинат халкын азык-төлек белән дә тәэмин итеп тора. Өченчедән, биредә атом реакторлары өчен даими кирәк булып торган су запасы күп, меңәрләгән күл бар, атом калдыкларын ташларга елгалар бар, дошман күзеннән яшерү өчен куе урманнар шаулап тора... “МАЯК”та шартлау булган очракта тирә-юньдә нигездә татар-башкорт авыллары гына, ә алар кызганыч түгел. Бәлки шулай итеп татарлардан узгандагы бөек тарихлары өчен, Атилла һәм Чыңгыз ханнар өчен, Алтын Урда, Себер һәм Казан ханлыклары өчен, ике гасыр буе татар кул астында яшәүләре өчен үч аларга теләгәннәрдер... Шуңа күрәме, 1957 елда “МАЯК”та атом шартлавы булгач, урыс авылларын башка урынга күчерәләр, ә татар-башкорт авылларын радиацияле җирдә череп үләргә калдыралар. Аларны һәр җәйне Мәскәүдән килеп, табиплар тикшереп тора, бу татар-башкортларның организмында күпме күләмдә стронций, плутоний, радиоактив матдәләр туплануын күзәтеп торалар һәм алар өстендә махсус даруларны сыныйлар. Без хәзер һич шикләнмичә әйтә алабыз – бу татар-башкорт авылларын радиацияле җирдә махсус тәҗрибә өчен калдырганнар, атом сугышы була калса, кешенең организмы ни дәрәҗәдә үзгәрүен шушы татар-башкортлар өстендә сынаганнар. Ул кешеләрнең хәзер күбесе юк инде, һәр авылда унар зират, хәзер дә көнгә берничә кеше үлә, җирле халык тоташ нурланыш авыруыннан һәм рактан кырыла. Гарип балалар да шул сәбәпле туа, чөнки кеше организмына керегән радиоактив матдәләр 24 буынга хәтле бара һәм бөтен нәселне җимерә. Әмма бала табарга теләгән хатын-кызга моны аңлатуы авыр, элек кешеләр радиация хакында бөтенләй белмәгән, ул тыелган тема булган, хәзер исә халык ниндидер могҗизага ышанып, нәсел калдырырга тели... Ә могҗиза юк... Мин Чиләбе шәһәрендә радиациядән гарип калган балалар йортында булдым, аларны күреп, “Кешелекнең ахыры шушындый фаҗигале булачак икән”, дидем. Терсәк буе бу үсмерләрнең йөзе йөз яшьлек картларныкы кебек саргайган, азау тешләре асылынып төшкән, үзләре исә бары тик шуыша гына алалар һәм мөгриләр. Аларны “ползучие”, ягъни, шуышучылар, дип йөртәләр. Радиация дөнья буйлап таралса, бөтен кешелекне шушындый бетү көтә... Ә инде “Нигә халык “МАЯК”та эшли, дигән сорауга, “Ә кая барсыннар?” дип җавап бирер идем. Эшсез калып, бүген ачтан үлгәнче, ул биш елдан рактан үлүне артыграк күрә. Шул сәбәпле урамнарга да чыкмый, чөнки бүген Россиядә халык яшәми, ә яшәү өчен җан тартыша, анда радиация кайгысы түгел, тамак кайгысы. Ә ил җитәкчеләре, хәрбиләр, “МАЯК” кебек атом аждаһалары халыкның шул бичара хәленнән файдалана, дәшмәсен белеп, акча өчен бөтен дөньяның радиоактив шакшысын үзенә туплый. Халыкның экологик яктан наданлыгы да көчле, чөнки нурланыш һәм радиация күзгә күренә торган чир түгел, аның исе дә, төсе дә, тәме дә юк, һәм аны эләктерүен кеше авырый башлагач кына белә, әмма инде соң була. Ә шушыларны халыкка аңлатырга тиешле экологларның, галимнәрнең, хокук яклаучыларның тавышы ишетелми, дәрәҗәләре аз, сүзләре үтми. Кем өчендер “МАЯК”, радиация, экология бүген тема гына булып тора, ә безнең халкыбыз өчен ул фаҗигалы язмыш булып чыкты. Башкалар да шушы фаҗиганы кабатламасыннар өчен, без бирегә килдек, болар хакында сезгә сөйлибез, чөнки җиребез бер, кешелек язмышы уртак һәм без аларны бергә-бергә сакларга тиешбез!

Менә шундый изге теләкләр һәм сүзләр белән, очрашуыбызны тәмамладык. Һәм мин шуны аңладым – бу проблемадан бик ерак торса да, Европага атом афәте кирәкми иде. Немец сәясәтчеләре “МАЯК” һәм радиоактив калдыкларның саклану мәсьәләсен яхшылап өйрәнергә һәм күтәрергә булдылар, алар шулай ук Германиянең “МАЯК”ка радиоактив калдыклар җибәрүеп ятуы буенча да хөкүмәткә сорау бирергә карар иттеләр. Һәм без Германиядә кайда гына очрашсак та, алманнар Чиләбе өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә ничек ярдәм итеп буласын киңәштеләр, юлларын эзләделәр. Һәм мин ышанам, иншаллаһ, 50 ел буе Урал тау итәгендә татар-башкортларны сытып яткан атом бозы эрер, хакыйкать өскә чыгар, минем халкым да тураеп басып, үз хокукларын яклый алыр һәм теләгенә ирешер әле!

Шушы сүзләрне әйтү өчен мин Алманиягә бардым һәм менә инде бурычымны үтәп, кире илгә кайтып барам... Россиягә чыгуга, кыйшайган кара өйләр һәм бәдрәфләр, җимерек авыллар, исерекләр тулы соры шәһәрләр каршылый... Бу тирәләр дә Чернобыль шартлавыннан радиация эчендә череп яталар, әмма беркем урамнарга чыкмый, үз хокукларын якламый. Россиядә халык үз язмышына битараф, читләрне кызганмый, үзе беткәндә, башкаларны да артыннан атом сазлыгына сөйри... Ә мин үз милләтемнең алай харап булуын теләмим, безгә килгән атом фаҗигасының башкалар башына төшүен теләмим, мин дөньяның атом упкынына батуын теләмим... Шуны әйтү өчен Европадан үз Идел-Уралыма кайтып барам... Миңа бу мөһим очрашуларны оештырырга ярдәм иткән “Германиянең татар-башкорт мәдәният үзәге”нә, аның җитәкчесе Нурия ханым Һадиевага, китапны алман теленә тәрҗемә итеп, аны үзенең “Бертуган” нәшриятында бастырып чыгарган, Лейпциг китап ярминкәсендә катнашырга хокук алган Алия ханым Тайсинага, безне Рейстахларга кадәр алып кергән һәм алман депутатлары белән очраштырган татар җанлы алман сәясәтчесе Ахим Зандерга, миңа шәхси чакыру җибәргән һәм бу очрашуга бөтен Аусбург зыялыларын күтәрә алган кырым татарлары оешмасы секретары, милләте белән алман булса да, төрки патриот Норберт Линк-Гессингка, безгә ярдәм кулын сузган татар рәссамнары Шамил Гыйлаевка һәм Рәис Хәлиловка, Германиядә безне үз туганнары кебек каршы алган себер һәм кырым татарларына, очрашуларга килгән милләттәшләремә, төрекләргә, үзбәкләргә һәм казахларга зур рәхмәтләремне белдерәм! Шулай ук бу тема буенча “Урал Чернобыле: татарлар фажигасы” дип аталган махсус сайт ачкан, анда минем китабымны татар, урыс, алман, инглиз телләрендә куйган һәм “МТСС” сайтында “Атом атавында....” китабы буенча сөйләшүләр алып барган, Алманиягә бу сәяхәтемне интернетта яктыртып барган мәскәүле милләттәшем Гаярь әфәнде Искәндәровка, радиациядән газап чигүче Урал татарларын яклап, карлы-бозлы көннәрдә Мәскәүдә пикетлар уздырган “Ватан” партиясе рәисе Мөхәммәт әфәнде Миначевка һәм аның фиркадәшләренә, шушы теманы күтәргән һәм татарларга ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәтләремне әйтәсем килә! Шулай ук миңа бу китабым өчен мәгълүмат тупларга һәм аны бастырып чыгарырга ярдәм иткән, Алманиягә сәяхәткә фатихасын биргән Бөтендөнья татар конгрессына да рәхмәтләрем чиксез зур! Мине бу ерак сәфәргә әзерләп озатып җибәргән һәм сагынып көтеп алган, китапларымны бастырып чыгарган һәм дөньяга тараткан тормыш иптәшем Җәмил Сафиуллинга рәхмәтләремнең иң олысы! Без шулай бергә һәм бердәм булганда атом афәтләрен дә җиңәрбез, иншаллаһ! Мин моңа чын күңелемнән ышанам.

2007 ел, 18-31 март
Чаллы-Казан-Мәскәү-Берлин-Лейпциг-Мюнхен-Аусбург