HOME    UP

 

Сезнең фотосурәтләрегезне алгач, без Карабулак авыл халкы бик шатландык. Сезнең фотосурәтләрегезне җомга көнне авыл мәчетендә карап уздык. Безнең авыл фаҗигалары турында безнең Мәскәү якташларыбыз да безнең өчен, безнең хокукларыбызны яулап алыр өчен сезгә кабатта калмадыгыз.

Пикетка чыккан Мәскәү иптәшләребезгә бик зур рәхмәтләребезне җибәреп калабыз һәм тагында ныклап үзебезнең хокукларыбыз өчене көрәшне дәвам итәбез!

ПО “Маяк” безнең алда бурычлы авылыбызның бу коточкыч фаҗигага калганында югары түрәдәге утыручы чиновниклар гаепле, алар халык алында мөселман якташларыбызга чыккан закон бар, ләкин ул закон Каврабулак авылын тулысынча алмый. Нинди генә кәртәләр аша үтәргә туры килә безнеңмескен халкыбызга? Закон нурланыч турында чыгып бөтен авыл халкыбызга тиешле нәтиҗәләр бирмәс. Халкыбыз әле булса кабинетлар бусагаларын таптыйлар, архив документлар җыеп үзләренең нурланыч законы буенча льготалар белән җайдаланырга тиешлекләрен исбатлап та беттеләр. Катлы, авыр суд кабинетлары татар халкы өчен ябык аларның “подопытный кроликлар” ролен үтәүләре әле булса дәвам итә.Әтиляребезне, әнкәйләребезне, кызларыбызны нурлач аркылы вафат булган иптәшләребезне Касли моргында ир-ат урыс докторлары эт кебек кисекләп бетерәләр, аларга материал, кече органнары кирәк. Бу инде ялгангач яткан кыз-хатын гәүдәләрен карап торып, безнең элекке бабайларыбызның катгый рәвештә шәригать законнарын бозуларын исбатлый түгел ме соң? Безнең татар халкы түземле, ләкин күпме инде безгә түзәргә?

Генцид безнең Ю.Урал татар авылларында киң таралган. Авылыбызда көндә ике-өч үлек булып тора, әллә ничә елга бер бала туса ул ак кан авыруы белән туа. Авылларыбызда 8 нче зиярат 100 якын кешеләребезне алды. Исән-сау кешеләр авылда юк. Карт-карчыкларның саннары бетеп килә. Безнең теләкләребезне ничек кенә булмасада агартып-чомартып безнең түрәдәге чиновниклар алдап маташа.

Безнең Карабулак авылында чит чит илләр вәкилләре булып уздылар. Аларның безнең аҗдаха куенында яшәүләребезгә исләре китте.

Казан каласыннанда милләтәшләребез булып киттеләр. Политик, язуче, Бөтен Дөнья Татар Конгессе әгзасы Фәүзия Байрамовлар булып кайттылар һәм алар ярдәм күрсәтеп бүләкләр биреп кайттылар. Карабулак авылы һәм күрше татар халыкның фаҗигасгалары турында язуче китап бастырып чыкты. Аның китаплары халык арасында тиз таралып бетте. Алар “без сезнең белән берлектә, без сезнең өчен көрәшәбез”, - диделәр.

Сезгә Татар Караболак авылы халыкыннан күп сәләмнарыбызне җибәреп калабыз!

Инициатив группаның әгъзасы
Җаминов Равил Гариф улы


Карабулак, Коншак районы, Чиләбе өлкәсе
9.11.2006