HOME     UP

Россия Федерациясе хөкүмәтенең рәисенә
М. Е. ФРАДКОВКА

Атом энергиясе буенча "Росатом"
Федераль агентлыгы җитәкчесенә
С. В. КИРИЕНКОГА

Россия Федерациясенең
Җәмәгать палатасы секретарена
Е. П. ВЕЛИХОВКА

 

Чиләбе елкәсе Коншак районының татар авылларында яшәүче ПО "Маяк"
һәләкәт нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган кешеләргә карата
 дәүләт геноцидына каршы пикетта катнашучыларның
МӨРӘҖӘГАТЕ

 

Мәскәү шәһәре, Б.Ордынка, 24/26 Атом энергиясе буенча федераль агентлык бинасы янында

29 сентябрь 2006 ел

"Ватан" халык-демократиясе партиясе һәм "Мөселман халыкларының үсеш фонды" оештырган пикет "Кыштым фаҗигасенең" 49 еллыгына багышланган иде. Бу фаҗигане кешелек тарихындагы Чернобыл афәтенә кадәр иң зур радиациалы һәләкәт дип әйтергә була. У вакытта, ПО "Маяк"та шартлау нәтиҗәсендә радиоактив болыт тәшкил иткән 80 тонналап радиоактив катнашма күтәрелә."Стронций-90" матдәсеннән торган ул болытның чикләре һ 350x50 километрга сузыла. Чиләбе, Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә 20 мең кв. километрдан артык мәйдан зарарлана, 124 мең кеше нурланышка дучар була. 1967 елның язындагы корылык вакытында радиоактив тузан таралу нәтиҗәсендә Көнчыгыш Урал радиоактив эзенең корбаннар саны тагын 40 мең кешегә арта..

Геноцид билгеләре БМО (ООН) ның "Геноцид җинаятен булдырмау һәм аның өчен җәза бирү турындагы Конвенциясендә квалификацияләнә. ФГУП "ПО МАЯК" дәүләт эшханәсендә һәләкәтләр һәм шулар аркасында чыккан югары радиацияле зарарлы матдәләр 1948 елдан бүгенге көнгә кадәр якын-тирә авылларда яшәүчеләргә "җитди тән җәрәхәтләре һәм акыл кимчелекләре" китерә (статья "b"). Дәүләт органнары, бу хакта дәүләт фәнни учреждениеләрнең, тикшеренү нәтиҗәләреннән белә торып та, татар авылларында яшәүчеләргә нормаль шартлар тудыру буенча, шулай ук аларны авыр зыян күрүдән реабилитацияләү буенча чара күрмиләр. Моны "тулысынча яки өлешчә юк итүгә исәпләнгән тормыш шартларын белә торып тудыру" (статья "c") дип исәпләргә була; радиоактив нурланышның тискәре тәэсире аркасында бу шулай ук "мондый төркем эчендә балалар тудыруны булдырмауга исәпләнгән чаралар" (статья "d") да булып тора.

Моннан тыш, телгә алынган авылларда яшәүчеләр бу урыннарда күптәннән гомер итүче төп халыклар да. Экологик һәлакәт табигать белән тулаем бәйләнгән кешеләрнең эшчәнлегенә төзәлмәслек зыян китерде.

Татар авылларны Мөслим, Татар Караболкасын (Карабулакны), Мусакайны, Усть-Багарякны күчереп утырту турында хакимият кешеләре вакытында кайгыртмадылар. Алар кушуы буенча бу авылларда яшәүчеләр, мәктәп балаларын да кертеп, зарарланган территорияләрдә һәләкәт нәтиҗәләрен бетерүгә мәҗбүри рәвештә тартылалар: уңышны юк итүдә, күчерелгән авыллардан корылмаларны сүтүдә катнаштырылалар... Шактый дозаларда радиоактив нурланыш алган бер гаепсез гражданнар әлегә кадәр элекке урыннарда яшиләр. Асылда алар галимнәргә, бигрәк тә Радиацион медицинаның Урал фәнни-практик үзәгеннән (ФИБ-4), тикшеренү өчен тере материал булып торалар. Бу институтның бер фәнни хезмәтендә турыдан-туры шулай дип әйтелә: "Мөслим авылы кешеләре Теча елгасы ярларына урнашкан авылларда яшәүче хроник, радиациоң йогынтыга нурланыш ителгән барлык халыкны берләштерүче уникаль когортага керәләр (Теча елгасының оригиналь һәм киңәйтеп алынган когортасы). Әлеге когортаның хәзер кеше нурланыш алганда канцероген (рак һәм лейкоз) һәм генетик нәтиҗәләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен баяләү өчен дөньякүләм аһәмияте бар". Үз ватандашларына шундый мөнәсәбәтне, шундый купьеллык дәвамылы уникаль фәнни тикшеренүләр алып баруны алга киткән илләрдә күз алдына да китереп булмый.

Документлар янганнар аркасында (юри ут төртелгәнгә бик ошый) юкка чыккан, хәзер ул вакыйгаларда катнашучыларның күбесе һәләкәтне бетерүдә катнашучы статусны ала алмый. Биниһая тырышлык куеп андый бәхеткә ирешүче аз санлы кешеләрне дә бирелгән документларыннан суд карарлары белән мәхрүм итәләр.

Авыр хәлдәгеләрне дәвалауга акча юк дәрәҗәсендә генә бирелә, күрелгән зыян өчен түләү юк. Өстәвенә, кешеләргә тормыш итү өчен элементар шартлар да юк: суда агулы катнашмалар бар, нормаль юллар, газ юк, ниһаять эш урыннары юк.

Геноцид билгеләре ачык күренеп тора. Балалар аз туа, авыл зиратларына яңадан яңа корбаннар өстәлеп тора. Алар арасында инде ярты гасыр элек афәткә эләгүчеләрнең балалары, оныклары да бар.

Урал татарларының фаҗигасе турыңда тулырак мәгълүматларны безнең сайттан да:

httр://nuclear.tatar.mtss.ru ,

шулай ук узган гасырның 90-нчы еллары ахырыннан бирле даими чыгып килгән матбугат хәбәрләреннән дә, Россиянең һәм бөтен дөньяның хокук сагында торучы экологик оешмаларының сайтларыңнан да белергә була.

Без Росссия Федерациясе хөкүмәтеңнән шуны теләп, итәбез тере кешеләр өстендә 50 ел барган тәҗрибәләрне туктатырга һәм, Россия Федерациясе Конституциясенең 7, 15 статьяларына туры китереп халыкара хокук нормаларын үтәргә!

Россия Федерациясе Конституциясенең 41, 42, 69 статьялары нигезендә Чиләбе өлкәсендә Коншак районындагы татар авылларыңда яшәүчеләргә ФГУП ПО "Маяк" та һәләкәт нәтиҗәсендә яшәү мөхитларының радиация пычрануы, агулы ташландыкларны елгаларга контрольсез агызу, җирле хакимият кешеләрның башбаштаклыгы, мәгълүматларны яшерү һәм гражданнарның сәламәтлеген, иминлеген тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрелмәү аркасында килгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәбез.

Россия Федерациясенең югары дәүләт органнары тарафыннан ашыгыч рәвештә түбәндәге карарлар кабул ителергә тиеш дип саныйбыз:
а) авылларны, күчерелә торган кешеләрнең теләкләрен исәпкә алып, нормаль торак, иҗтимагый-көнкүреш шартлары һәм яшәү, белем алу, эшләү өчен башка шартлар тудырып, илнең экологик яктан чиста, сәламәтлекләренә килгән авыр зыянны бетерүгә файда итәрдәй төбәкләренә күчерү буенча;
б) пычранган җирләрдә 1948 елдан хәзергә кадәр яшәгән кешеләрнең һәммәсенә, шулай ук алларның балаларына һәм оныкларына, якын туганнарын югалту, сәламәтлекләренә, мөлкәтләренә зыян килү, мораль һәм матди чыгымнарын каплау өчен матди каплау ясау буенча;
в) барлык категориясе зыян күргән кешеләрнең, беренчел һәм икенчел авыруларны да кертеп, амбулатория, больница һәм санаторий - курорт шартларында түләүсез дәвалау, алларны, медицина чаралары белән һәм иҗтимагый реабилитацияләү буенча.

Без шулай ук үз дәүләтнең гражданнарына карата, геноцидка юл куйган хакимият һәм идарәчәлек органнарның җитәкчеләренә халыкара законнар нигезендә каты җәза бирүне таләп итәбез!

Балаларыбызның киләчәге өчен җаваплылык хисе тоеп, без катгый рәвештә шуны:
"КҮП ҖӘФАЛАР КУРГӘН ҖИРЕБЕЗНЕ ДОНЬЯКҮЛӘМ АТОМ -

ТӨШ ЧҮПЛЕГЕНӘ ӘЙЛӘНДЕРМӘГЕЗ!”

Атом идарәчәлекнең эшчәнлеге нәтиҗәләреннән күренгәнчә,
БУ БӨТЕН КЕШЕЛЕККӘ ҺӘЛАКӘТ БЕЛӘН ЯНЫЙ!



Мөрәҗәгатькә имза куйдылар:


Кәбиров Г., "Теча" жәмәгать оешмасы җитәкчесе, Чиләби - Мөслим
Чупров В., Мәскәү шәһәре
Фрумкин Е.В., Демократик союз, Мәскәү
Тарасов Д.В., Мәскәү
Садердинов Т., ХДП "Ватан", Мәскәү
Миначев М., ХДП "Ватан" председателе, Мәскәү
Бикбаев А., "Ватан" ХДП әгъзасы, Мәскәү
Химаев О.С., СПС, Мәскәү
Шиабетдин Ш., ХДП "Ватан", Мәскәү
Насретдинов X., "Ватан", Мәскәү
Рашитов Р.Х., Химки шәһәре
Евстифеева Л.И., Мәскәү
Кәримова Н.Х., Мәскәу
Зимбовский А.Г., Екатеринбург шәһәре
Гладилин С.Ф., НП "Гражданин" җәмәгать фонды административ директоры
Гладилина И.С., Мәскәү
Искәндәров Г.А., "Мөселман халыклары үсеше фонды” җәмәгать оешмасы рәисе, Мәскәү

 

Мөрәҗәгатька катнашам!