HOME UP

 

Мәрхәмәт елын атомнан исән калган татарларга күрсәт!

Татар зыялыларыннан торган инициатив төркем: «2007 елны «МАЯК» атом-төш берләшмәсеннән зыян күрүчеләргә мәрхәмәт күрсәтү елы итик", - дип мөрәҗәгать итә. Аңа Алманиядә яшәүче Алия Тайсина, Мәскәүдән Гаяр Искәндәров һәм башкалар кул куйган. 2007 елда Уралда шартлаган "татар хиросимасына" 50 ел була. «Кыштым трагедиясы» дип танылган иң эре атом-төш хәсрәтенең берсе була ул. Аның янында Чернобылегез "ял итә"! Чиләбе, Свердлау, Төмән, Курган кебек абориген төрки-татарлар яшәгән өлкә җирләрен үз эченә алган берләшмәне дә төркем "монстр" дип атаган. "Зыян күрүчеләр саны йөз меңнәрчә".

"Без дәүләтне үз якташларыбыз һәм милләттәшләребезнең хакын нигездән торып якларга, күченеп яшәргә, дәваланырга, белем алырга ярдәм итәргә чакырабыз", - дип языла. Шул ук вакытта гадәти татар кешеләренә дә урал татарларына матди ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителә. "Без бит бер халык балалары". "Шунысы әһәмиятлы. 2007 ел Татарстанда "Мәрхәмәтлелек елы" дип игълан ителде. Бу идеяның тормышка ашуы безнең халкыбыз өчен урал кардәшләребезгә ярдәмдә чагылсын", - дип яза төркем. Шулай ук моңарчы урал татарларына күрсәтелгән мәгънәви ярдәмнәре өчен Татар конгрессына, язучы Фәүзия Бәйрәмовага аерым рәхмәт әйтелә. Бу нисбәттән Инициатив төркем үзе дә тик ятмый. Сөйләгәннәре - коры сүз түгел. Бәйрәмованың "Атом-төш атавында яки татарларга каршы атом геноциды" исемле китабын алман теленә тәрҗемә ителеп басылган. Инглиз теленә дә тәрҗемә ителә. Мәскәүдә "Росатом" бинасы янында пикет ясаганнар. Кунашак районына барып вәзгыятьне өйрәнеп кайтканнар. Якташлардан мәгълүматлар туплана. Бер тапкыр хәйрия акциясы да ясалган. nuclear.tatar.mtss.ru кебек сайт ачылган. - Ул чын-чынлап атом-төштән зыян күрүче авылларга ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең штаб-фатиры кебек.


5 февраль 2007, 20:26

 

 http://intertat.ru/index.php?cat=t&id=106975