Роза Фәрдиева: “Чиләбедәге атом шартлавыннан зыян күргән татар авылларының язмышы аяныч”24 гыйнвар 2007 18:05 (Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында реаль вакыт режимында узган тапшыру, “Маяк” җитештерү берләшмәсе шартлаудан зыян күргән Чиләбе өлкәсендәге татар авыллары язмышына багышланды. Аның кунагы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты юристы, адвокат Роза Фәрдиева булды. Мәгълүм булганча, 1946 елда Сталин әмере белән Чиләбе өлкәсендә яшерен “химкомбинат” төзелә башлый. Ә “Маяк” дигән исем белән ул 1948 елда тулы көченә эшли башлый һәм эшли башлауның беренче елында ук биредә көчле авария була. Моннан соң да комбинатта шартлаулар булып тора. Ә 1957 елның 27 сентябрендә биредәге коточкыч һаләкаттән 270 мең кеше радиация нурланышы ала. Әмма моның сәбәбе кешеләргә әйтелми. Рус авылларында яшәүчеләр исә башка урыннарга күченә, якындагы Татар Караболагы, Мөслим, Усть Багряктагы татар-башкорт халкы шушы зонада торып калган. Нурланыш таралган кырларга 1-10 сыйныф укучыларын эшкә чыгаралар. Роза Фәрдиева әйтүенчә, шул елда зыян күргән мәктәп укучылары саны 800 булса, бүген инде аларның утызга якыны гына исән икән һәм аларның барысы да инвалид. “Бүген инде ул авыллар бөтенләй бетеп бара. Мөслим, Татар Караболагы авылларында барлыгы 7-8 зират бар. Бу исә үзе үк күпне аңлата, ди Роза Атласовна. — Ә Татар Караболагы авылы картада бөтенләй юк, Усть Багряк авылында яшәүчеләр үзләренең нурланыш астында гомер кичерүләрен бөтенләй белми яшәгән. Әлеге авыллар аша Теча елгасы ага, 1957 елдан аның аша атнага ике тапкыр радиоактив калдыкларны агызылган. Бу — планлы ташлаулар. Ә плансызының хисабы билгесез. “Татарлар өстендә атом тәҗрибәсе уздырганнар дип әйтергә безнең хакыбыз бар. Шулай булмаса, анда нәкъ менә радиация чолганышында калган кешеләр өчен махсус хастаханәләр, бала тудыру йортлары ачылмас иде. Хастаханәгә эләккән милләттәшләребез үзләренә язусыз-исемсез дарулар бирүләрен, алар белән ниндидер тикшеренүләр алып баруларын, ә авырып китә калса, бөтен гаиләләре белән бер палатага урнаштыруларын сөйләде. Моны татар халкына карата геноцид дип бәяләргә мөмкин”, - диде Роза Атлас кызы. Биредәге кайбер татар авылларында яшәүчеләргә 1986 елда чернобыльчеләр статусы бирелә. Ягъни бары Чернобыльдә шартлау булганнан соң гына, үз хокукларын яклап мөрәҗәгать иткән милләттәшләребез нәтиҗәгә ирешә. Алар үзләрен тикшертә башлыйлар, экологик конференцияләр оештыруга ирешәләр. Чернобыль катастрофасы булмаса, бәлки, ул статус бирелми калыр иде, ди Роза ханым. Тапшыруыбыз кунагы сөйләвенчә, татар авылларында яшәүчеләр үзләренең хокукларын даулап еш кына судка да мөрәҗәгать итә килгән, әмма аларның эше каралмый — суд процессы кичектерелеп килә. Ләкин шулай да Озерский шәһәре судьясы радиациядән зарар күргән 5 татар хатынын яклап хөкем карары чыгара. Татарстаннан бу юнәлештә нинди ярдәм булды соң дигән сорауга Роза ханым: “Татарстанның дәрәҗәсе югары булу, аның төрле төбәкләрдә яшәгән халкының хокукын яклап, төрле ысуллар белән эшләве нәтиҗәсендә Мөслим авылын күчерүгә
ризалык алуга ирештек”, - дип белдерде. Комбинат буларак нәрсә җитештерә соң “Маяк”? Россия 53 ил белән радиация калдыкларын кабул итүгә килешү төзегән. Барлык атом калдыклары да нәкъ менә “Маяк”ка китерелә. Роза Фәрдиева әйтүенчә, аларның нинди юллар, нинди составлар белән кертелүе һәм кайсы территорияләрдән узуы билгеле түгел икән. Чиләбе өлкәсендә шартлаудан зыян күргән татар авыллары язмышы белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан җитәкчелеге кушуы буенча, 2003 елдан ныклап торып эшли башлый. “Анда яшәүче милләттәшләребез баштарак безгә шикләнеп караса да, ярдәм итәргә һәрчак әзер булуыбызны аңлады”, - диде Роза Фәрдиева.
|