HOME UP

Гафиулла Газиз

Фәүзия Бәйрәмова: Татар Караболагы ул бар милләтебез фаҗигасы
 

28.12.2007

F.Bajramova

 

Күренекле язучы Фәүзия Бәйрәмованың яңа китабы Чиләбе өлкәсендәге Татар Караболагы авылы кешеләренең “Маяк” берләшмәсендәге фаҗигадән ярты гасыр буена зыян күреп яшәүләрен ачып сала.

Китапның кереш өлешендә “Бу татарлар үлгәннәр исемлегендә дә, тере кешеләр исемлегендә дә юк. Русиянең махсус хезмәтләре һәм атомчылары алар белән һәртөрле тәҗрибәләр уздырганнан соң, бу кешеләрне мәңгелеккә оныттылар", диелә. Фәүзия ханым, вәзгыять чыннан да шундыймы?

Әйе, хәл анда куркыныч. Кешеләр атом радиациясен йөзәр, меңәр тапкыр артык алган урыннарда яшиләр. Шунда бәрәңге үстерәләр, чишмә суын эчәләр. Бу агу аларның организымына үтеп керә. Хәзер Татар Караболагы авылында көненә 2-3 мәет. Хәтта 3 яшьлек балаларның бөерләрендә яман шеш авыруы таптылар. Авылдагы халыкның 95% ы шештән, шикәр авыруыннан үлә. Буын чире таралган. Караболак - гарипләр, авырулар авылына әйләнеп бара. Мин моны милләтебезнең фаҗигасы, дияр идем. Иртәгә бөтен милләт шушы хәлдә калырга мөмкин.

Шушындый катлаулы, куркыныч хәлдә иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, дип саныйсыз?

Тиз арада бу авылларны башка урынга күчерергә кирәк. Мөслимне күчергән кебек. Моның өчен башта бу татар авылларының атомнан зыян күрүен исбатларга кирәк. Иң авыры шушы. 50 ел буена халык нурланыштан кырылса да “Маяк”тан зыян күргәнне исбатлый алмыйлар. Минем китаплар депутатларда, экологларда бар. Хокук яклаучылар белән бергәләп авылларны чиста урынга күчерергә кирәк.

Караболак турындагы китап мондый сүзләр белән тәмамлана: “Бу китабыбыз Һаагдагы Халыкара Трибунал өчен бер дәлил һәм мөрәҗәгать булсын”. Сез тасвирлаган "Маяк" фаҗигасе Халыкара трибуналга барып җитәргә мөмкинме?

Мәсьәләне бердәм күтәрәбез икән, халыкара дәрәҗәгә барып җитәр. Башка милләт 50 ел буена шулай яши икән, моны халыкара трибуналларда гына түгел, бөтен җирдә, БМОда күтәрерләр иде. Мин үзем өметләнәм Бөтендөнья Татар конгрессына да, халыкара оешмаларга да. Чиләбе татарлары проблемасын халыкара дәрәҗәдә күтәрергә тиешбез.

http://www.azatliq.org/content/Article/869267.html