HOME    UP

 

Хабибуллина Рәшида Сәйфуль кызыннан хат

Хәбәрләр

... Рәхмәт сезгә безнең өчен кайгыртуларыгызга, сезнең Москвада пикетлар оештыругезга, мөселманнарны жыеп, туры юлдан бармаучы чиновник (алдаучылар) йорты каршысында мөрәжагәть итүегезгә, һәмдә сезнең белән бергә булаучы моселманнарның һәммәсенәдә күп рәхмәтләремне белдерәм. Аллаһы тәгалә сезгә гомер, саулык, көчь, куат бирсен, гайләгез, балаларыгыз белән мул шат тормышта яшәгез

Инде үзем турында:
Мин, 27 апрельдә 1937 елда Карабулак авылы Кунашак районы Челәбе өлкәсендә туганмын. Шул авылда яшәдем, шунда гайләм булды, шунда 4 (дүрт) бала үстердем.

Инде взрыв турында:
29 сентябрь көне сәгать 4 тә (16 часов) хим. «Маяк»тан грибок формасында кара төтен югары күтәрелеп һавада озак торды, озак вакыттан солң һавада таралды. Без шул вакытта кырда бәрәнге (картофель) эшенбашкара идек (уборка). Безгә бу взрыв турында бер нәрсәдә әйтмәделәр. Секретта тоттылар. Колхоз кая эшкә җибәрде без шунда бардык.

Күп еллар узганнан соң Кунашакский районный суд 1998 елда жалобаларны карый башлады. Бу хәлләр озакка бармады. Бер ничә кешене үткәрделәр, ә калганнарга - отказ. Минем заявленияга тоже отказ булды. 1999 сы елдан алып 2005 се елга кадәр районный суд по экологии «тайм аут» алды, заявлениялар карамады. 2005 се елда суд яңадан заявленияларны карый башлады, но озакка бармады, Бер ничә кешегә сайлап алып үткәрделәрдә, суд яңадан үтмәде. Миңа аңлашылмый: берәүне үткәрәләр, бишәүне үткәрмиләр. Әллә аларга (судьяларга) югарыдан кушмыйлармы? Минем белән бергә эшләгәннәрнең кайсы ала, ә кайсысы юк. Судьяләр решенияне дөрес язмыйлар, еще суд вакытында соцзащита работниклары каршылык ясыйлар, халыкка статус бирмәскә, особенно Кафеева.

... Дөреслек бармы икән? Мин 1972 елдан авырый башладым (суставы), соңгы биш елдан постельгә прикована. Мончага күтәреп алып баралар. Коляска алырга хәлдан килми, пенсия 1500 сум алам, дарулар кыйбат.

1958 се елны Рус Караболкасын күчерделәр. Ә безне клеткәгә ябып эксперимент ясаү өчен. Сез таза итеп аңласын өчен Карабулак хәле турында, документлар җибәрәм: барысы 7 (семь) штуки.
Ярый хуш, сау булыгыз.

Хатны җибәрәм г.Озерск, ул. Семенова, д.23, кв.57. Почтовый индекс 456790
 


Редакциядан
Рәшидә Сафиуловнаның булышу белән без сайтка яңа документлар керттек: Решение Кунашакского суда, Справка, Решение исполкома 623с, Постановление №11, Документ без названия о переселении. Тагын да тутырдык документларның исемлеген список документов НТД ФГУП "МАЯК". Судларда җиңелерәк көрәшергә булыр дип уйлыбыз. Әле  юристларга да эш табылды.
    Сезгә бик зур рәхмәт! Саулык һәм оңышлык тейлибез!