HOME    UP

Ф.Байрамова Lat

Татар
Караболагы –
50 ел үлем кочагында

 

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы.

 

Быел “Маяк” атом берләшмәсендә шартлау булганга 50 ел тула, димәк, милләттәшләребезнең радиацияле үлем зонасында яшәүләренә дә инде ярты гасыр вакыт узган. Хәер, Урал аръягында беренче атом реакторы инде 1948 елда ук эшли башлый, ә беренче совет атом бомбасы биредә 1949 елда өлгертелә. Димәк, шушы вакыттан бирле “Маяк” тирәсендәге татар авыллары атом калдыклары арасында яшәгәннәр, әмма бу дәүләт сере булып сакланган, 1957 елдагы шартлау турында да озак еллар халыкка дөресен әйтмәгәннәр, ә шушы вакыт эчендә инде татарларның күпчелеге үлеп беткән. Исән калганнары яки шартлаудан соң туганнары исә мең төрле чир белән чирли, яман шеш, йөрәк, паралич татар авылларын чалгы белән кыра, урамнар тилеләр һәм гарипләр белән тулы. “Маяк” тирәсендәге радиация зонасында тәҗрибә өчен калдырылган милләттәшләребез ярты гасырлык кара “юбилейны” менә шулай каршылыйлар...

Дөрес, Чиләбе өлкәсенә урнашкан Мөслим татар авылын икенче урынга күчерүләрен халыкның һәм хаклыкның җиңүе итеп тә карарга мөмкин, әмма монда да гаделсезлек күп әле. Тик бүген безнең сүзебез Мөслим авылы турында түгел, ул, нәрсә әйтсәң дә, күчерелә, бүгенге сүзебез “Маяк”ның борын төбенә урнашкан һәм ярты гасырдан артык атом агуы эчендә яшәргә мәҗбүр булган Татар Караболагы авылы турында. Бу авыл үлеләр исемлегендә дә, тереләр исемлегендә дә юк, ул күчерелгән дә, күчерелмәгән дә булып исәпләнә, шул ук вакытта “Маяк” һәм Мәскәү түрәләре Татар Караболагын радиациядән зарар күрмәгән, дип баралар һәм аңа бернинди ярдәм күрсәтмиләр. Ә бит бу авыл өстеннән 1957 елгы атом болыты кара эшен эшләп узган, 1967 елны Карачай күленең атом калдыклары җил-яңгыр булып тагы шушы авыл өстенә яуган, шулай ук “Маяк”тагы эреле-ваклы һәр шартлау, һәр авария иң беренче булып тагы Татар Караболагына килеп бәрелгән, биредә һәр карыш җир радиация белән сугарылган, сулар эчәргә яраксыз, һава агулы... Һәм шунда кешеләр яшәп ята, татарлар яши...

Мин инде бу авылда күп тапкырлар булдым һәм алар турында күп яздым, бу хакта “Караболак” исемле романым һәм “Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар” дип аталган китабым да бар. Китап немец теленә тәрҗемә ителеп, Германиядә басылып чыкты, татар, рус, алман һәм инглиз телләрендә интернетка куелды, Россия түрәләренә дә барып иреште. Әмма без күпме генә тыршсак та, кайларга гына язсак та, ниләр генә эшләсәк тә, Мәскәү һәм “Маяк” җитәкчеләре алдында Татар Караболагы авылының радиациядән, 1957 елгы атом шартлавыннан зарар күргәнлеген исбат итә алмадык. Шуңа күрә, бу ярты гасырлык кара “юбилей” алдыннан мин тагы Татар Караболагына барып, халык белән очрашып, өстәмә материал туплап, “Татар Караболагы – 50 ел үлем кочагында” дип аталган китап язарга булдым. Һәм шушы ният белән тагы Урал тауларын кичеп, Татар Караболагы авылына килеп төштем.

Сиреньнәр шаулап чәчәк аткан, Караболак елгасы тулып, җәелеп аккан, болыннар хәтфәдәй яшел үлән белән капланган матур бер вакыт иде. Әмма елгага якын барырга ярамый – анда атом калдыклары агып ята, бу яшел үлән асларында меңнәрчә еллар буе бетми торган һәм кешене черетеп бетерергә сәләтле радионуклидлар яшеренгән, кул сузымындагы “Маяк”тан бирегә җил белән, яңгыр болытлары белән агулы һава агылып килә... Ә шул агулы җирдә, шул агулы һава астында, шул атомлы елга буенда кешеләр яшәп ята, татарлар яши... Һәм алар беркемгә дә үзләренең үлем кочагында, радиация мыжлап торган җирдә яшәгәннәрен исбатлый алмыйлар. Хәер, үзгәртеп кору елларында Германия, Америка, Япония, Голландия галимнәре Татар Караболагына килеп, җир-суны һәм кешеләрне тикшереп, халыкның тоташ авыру булганлыгын, биредә яшәргә ярамаганлыгын исбат итеп киткәннәр иде. Әмма бу хәл өлкә һәм район җитәкчелеген тагы да явызландырды, алар, тиреләреннән чыгарлык булып, Татар Караболагының радиациядән зарар күрмәгәнлеген исбатларга тотындылар. Имеш, монда халык үзе шундый, ашый белми, яши белми, шуңа күрә чебен урынына кырыла, имеш... Очраклы рәвештә Татар Караболагына килеп чыккан түрәләр биредә бер чынаяк чәй эчмичә, бер кич кунмыйча, тизрәк китү ягын карыйлар, чөнки монда яшәргә дә, ашарга да ярамаганлыгын алар яхшы белә.

Заманында 4-5 мең кеше яшәгән Татар Караболагында бүген 400ләп татар яшәп ята, аларның күпчелеге – картлар, авырулар, гарипләр. Сугыштан соң Татар Караболагы авылы урта мәктәбендә меңнән артык бала белем алса, хәзер аларның саны кырыктан да артмый. Быел мәктәпне ябарга уйлаганнар, татар теле бетерелгән. Караболакның авыру балалары биредән 9-10 чакырым ераклыктагы Береговой урыс авылына йөрергә тиеш булачаклар икән. Караболакның радиацияле җирләрен дә Береговойның яңа урыс байлары сатып алган, татарларны эш урыннары, хезмәт хакы белән кызыктырганнар. Әмма Береговойга Караболактан барып эшләп йөргән сыер савучыларга да, механизаторларга да инде берничә ай акча түләмиләр икән. Халык шәхси хуҗалыгында мал асрап, бәрәңге үстереп сатып көн күрергә мәҗбүр.

Халыкның сөйләве буенча, Мәскәүдән Татар Караболагы һәм радиациядән зарар күргән җирләр өчен 2 миллиард акча күчерелгән булырга тиеш, шушы акчаларны Береговойны күтәрү өчен тоталар икән. Бәлки бу сүз генәдер, әмма Береговой комплексы өчен миллионнар түгелгәнен һәм болар артында Чиләбе өлкәсе губернатор урынбасары Косилов нәселе торганлыгын белгәч, сүзләрнең дөреслегенә дә ышанырга мөмкин. Чөнки тарих кабатлана - Чиләбе җитәкчелеге 1959 елда Татар Караболагын күчерү өчен 75 миллион акча ала, Мәскәүгә авылны күчердек, дип рапорт бирә һәм аны картадан сызып ташлый. Бүген дә радиациядән зарар күргән татар авыллары өчен бирелгән акча урыс авылларын күтәрү өчен тотыла, дип әйтергә тулы хакыбыз бар, чөнки Караболак белән Береговойның аермасы – җир белән күк арасы! Береговой шәһәр тибындагы заманча бистә булса, Татар Караболагында газ да, чиста су да юк, юллар авыл башына хәтле генә салынган, күперләр җимерек, авыл башыннан газ торбасы үтсә дә, халык радиацияле агач ягарга мәҗбүр.

Бүгенге көндә Татар Караболагын инде җиде зират чорнап алган, сигезенчесен башлаганнар. Соңгы 25 ел эчендә мең ярым кеше үлгән, соңгы ел ярымда – 150... Дөрес, Мәскәү һәм Чиләбе врачлары Татар Караболагы халкын 50 ел буе күзәтеп, тикшереп торганнар, әмма бу аларга ярдәм итү өчен түгел, ә фән өчен кирәк булган. Чөнки кешелек тарихында тоташ ярты гасыр радиацияле җирдә яшәүчеләр мисалы юк, ул биредә генә, шуңа күрә халыкның нинди авырулар белән чирләве фән өчен бик мөһим булган. Алар Караболакның чирле халкына яман шеш диагнозын да, нурланыш авыруын да куймаганнар, болар тыелган булган, радиация һәм аның тәэсисре белән бәйле һәр нәрсә дәүләт сере итеп сакланган. Хәтта 2001 елның октябрендә Татар Караболагында уздырылган халык җыенында да Чиләбе өлкәсенең экология буенча баш табибы урынбасары Э.М.Кравцова: “До 1986 года мы не имели права говорить населению о полученных дозах. Накопленная доза – это наука”, - дип чыгыш ясый. Юк, Элеонора ханым, кешеләрдә тупланган нурланыш, радионуклидлар сезнең өчен генә фән ул, ә Караболак халкы өчен – үлем газабы, гомер буе авыру, нәсел чирләре, гариплек, бәхетсезлек ул! Моның шулай икәнлеген без сезгә мисаллар белән исбат итеп күрсәтербез.

Авылда элек тә рак диагнозы куелмаган, хәзер дә табиплар халыкка бу хакта әйтмәскә тырышалар. Яман шеш диагнозы куелса да, үләргә берничә көн кала гына әйтелә, яки операция вакытында ачыклана. Хәзер халык мәетләрне ярдырмаска тырыша, шул сәбәпле, рак булса да ул беленмичә кала, исәпкә керми. Шуңа күрә, рәсми статистика буенча Татар Караболагы авылында рак белән авыручылар күп түгел кебек, ә чынбарлыкта ул – бөтен авыл. Юкка гынамы шул ук 2001 елны үткән халык җыенында Чиләбе врачы Н.Н.Абрамова Татар Караболагында яшәүче 516 кешенең 500ендә рак булуын әйтә. Ул кешеләрнең күпчелеге бүген үлеп беткән инде, калганнары үлем көтеп ята. Сүзебез дәлилле булсын өчен, хәзер мисалларга күчәбез.

Татар Караболагында яшәгән бер атна вакыт эчендә мин мәчеттә алтмышка якын кешене кабул иттем, аларның һәрберсе бер гаилә яки нәсел тарихын сөйләгәнлектән, мин авыл халкының яртысыннан артыгының хәлен белә алдым. Йөри алмаганнарның мин өйләренә бардым, алар сөйләгән һәм биргән белешмәләр нигезендә, Татар Караболагы халкы кичереп яткан зур фаҗиганең шаһиты булдым. Ә хәл, чыннан да, коточкыч, һәр гаиләдә, нәселдә рак белән яки башка куркыныч чирләрдән үлүче 5-6 кеше бар, исәннәренең дә барысы да диярлек авыру, нәселләрендә инде гарипләр, тилеләр, дауналар күренә башлаган. Хәзер шуларның кайберләре турында кыскача гына язып китәргә уйлыйм, чөнки җентекләбрәк китабыма язармын, иншаллаһ!

Бу авылда 80-90 яшьлек татарлар да яшәгәнлеген белгәч, радиация мәсьәләсендә шик килергә дә мөмкин, әнә бит, картлыкка хәтле барып җитүчеләр дә бар икән! Әмма нинди картлык бит – оныкларың белән түрдә чәй эчеп утырумы, әллә дистә еллар буе чирләп урын өстендә ятумы? Биредәге картларның күбесе авыру, әмма алар аяктан егылганчы йөриләр, чирләгәч тә кешегә йөк булырга тырышмыйлар. Татар Караболагында иң карт кешеләрнең берсе – 96 яшьлек Маһирә апа Абдрахимова, ул бүгенгесе көндә тире рагы белән авырый. 90 яшендә аның борынындагы сөяле җәрәхәтләнә башлый, әби, әҗәл чиредер, дип, дәваланырга уйламый. Хәер, авылда аны кем дәваласын инде, бирегә күптән инде врачларның килгәне юк, авыручылар Чиләбедә түгел, район үзәге Кунашакта да больницада күренә алмыйча, елап кире кайталар. Шулай итеп, Маһинур карчык та авылда ятып кала, ә җәрәхәте исә бөтен битенә тарала башлый, нәтиҗәдә, борыны бөтенләй череп юкка чыга. Мин ул әби янында булдым, бу турыда язып та, сөйләп тә булмый, кыскасы, коточкыч хәл! Адәм баласы бу кадәр авыртуларга, тереләй череп ятуга ничек түзәргә тиеш?! Әбигә бернинди медицина ярдәме күрсәтелми, дарулары юк, ә черү дәвам итә...

Маһинур әбинең ире Нуретдин дә 9 ай урын өстендә ятып, 83 яшендә параличтан үлә. 1934 елгы олы уллары Ислам, җитмеше дә тулмыйча, баш мие рагыннан үлә. 1957 елда “Маяк” шартлаганда, Ислам шул тирәдәге кырда көтү көтеп йөри, аларны шунда ук җыеп больницага алып китәләр, бер ай яткырып чыгаралар. Әмма шул вакытта алган көчле нурланыш һәм соңыннан өстәлгән радиация аны гомер буе эзәрлекли, йөрәк өянәкләре белән ега һәм нәтиҗәдә, газаплап дөньядан алып китә. Маһинур әбинең Гыймаделислам исемле бер улы 16 яшендә сукыр эчәгесе шартлап үлә, шул ук исем кушылган икенче улы 54 яшендә инфарктан үлә. Аның тагы бер улы 3 яшендә билгесез авырудан дөнья куя, икенчесен машина бәрдереп китә. Әбинең исән калган балалары да барысы да чирле – 1946 елгы Мөнәвәрә исемле кызында шикәр авыруы, Җәүһәрәсе гипертоник, йөрәк чирле, әллә ничә операция кичергән, Гарифҗанында йөрәк авыруы, төпчек улы Фазылҗанда ревматизм, буыннар сызлавы. Оныклары да барысы да авыру, кайсының күзе күрми, кайсында йөрәк, буын, сөяк чире... Болар барысы да атом корбаннары...

Бу авылда битләре тереләй черегән йөзьяшәр карчыклар булган кебек, тумыштан яман шеш белән туучы сабыйлар да бар! 1991 елда туган Оксана Сафиуллина әнә шундый инвалид балаларның берсе. Эче авыртып гел елагач, аны больницада тикшертәләр һәм 3 яшендә бөерендә яман шеш табалар. Тиздән бу шеш баланың икенче бөеренә дә күчә, анда нурланыш авыруы да табалар. Кызның әти-әнисе, әби-бабасы күп әйберләрен сатып, баланы Мәскәү больницаларында дәвалыйлар, хәзергә шеш туктап торган кебек булса да, авыру бетми. Ә чит илләрдә дәваларга аларның акчалары юк. Оксанага бу куркыныч авыру кайдан килгән соң? Әлбәттә, атом болыты астында калган әби-бабасыннан, ана карынында ук нурланыш алган анасыннан. Оксананың әнисе Эльвира үт куыгын алдырган, бүсере бар, авырудан башы чыкмый. Оксананың карттәсе / бабасы/ Гайфәт абзый “Маяк” шартлаганда колхоз кырында эшләгән, аның үзен дә, хатыны Мәрфуга апаны да радиация пычрагын җыештырырга җибәргәннәр. Гайфәт абзый 1994 елда инфаркт кичергән, аяк-куллары гел шеш, бөерләре эшләми. Оксананың картнәсе /әбисе/ Мәрфуга апаның сөякләре чери, йөрәге эшләми, кибеткә дә бары җитә алмыйча егыла. Гайфәт абзыйның ике улы да авырый, кыз туганы Гөлзадада бөер рагы, бөкересе чыккан, ята да, тора да алмый, үлем көтеп, газапланып өйдә утыра. Сеңелләре Әлфия, Мәрзия буын чиреннән интегә, кул-аяк бармаклары кәкерәеп беткән, Мәрзиянең бер кызы аксак туа, сөякләре тумыштан кәкере була. Болар барысы да – атом корбаннары, бер нәселнең шулай радиациядән череп, бетеп баруы...

Мин Караболакта кабул иткән һәм өйләрендә булган алтмышлап кешенең, йөзгә якын нәселнең һәрберсендә шушы фаҗига, шушындый чирләр, шушындый язмышлар. Авылның өчтән берен паралич суккан, алар урын өстендә ята, яки өстерәлеп йөри. Әле паралич сугып өлгермәгәннәренең дә күбесендә бик югары кан басымы, 200 белән 300 арасында, моның белән кеше ничек яши аладыр, белмим. Авыл халкының күбесе сөяк чиреннән интегә, аларның тереләй сөякләре чери, сызлануларының иге-чиге юк, инде аякларын кистереп атучылар да бар. Боларга бернинди дару бирелми, бернинди ярдәм күрсәтелми, чөнки аларның күбесе бернинди хисапта тормый.

Авылда медпункт булса да, анда эшләүче хатын үзе дә авыру, чирлеләргә елына ике тапкыр да өйләренә барып укол ясый алмый. Авыл халкының күпчелеге колхозда эшләп, мең ярым сум белән пенсиягә чыккан, моңа дару сатып алып булмый, җитмәсә, шул радиацияле җирләренә, бәрәңге бакчаларына зур-зур налоглар китереп салганнар. Авыл халкының бер өлеше радиация пычрагын җыештырган өчен ликвидатор статусы алырга тырышып караган, чөнки ул мең сум өстәмә акча бирә. Әмма бик азлар гына судлар аша бу статусны ала алган, ә кайберләреннән бу ликвидаторлыкны яңадан тартып алганнар. Халыкны радиацияле җирләрдә яшәргә һәм череп үләргә мәҗбүр иткән хөкүмәт алардан хәтта шушы мең сумны да кызганган! Шушы хәлләрне белгәннән соң, ничек бу илгә карата мәхәббәт уянсын, үз халкын шушындый газпларга дучар иткән илгә карата бары тик нәфрәт кенә кузгала...

Караболак халкы үз хәлен яхшы аңлый һәм нинди авыр шартларда да яшәү өчен, үз хокуклары өчен көрәшә. Авылда “За Караболку без радиации” дип аталган иҗтимагый хәрәкәт эшләп килә, алар үз хәлләре турында илнең төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләренә, хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итеп торалар. Авылда шулай ук ислам җәмгыяте дә оешып киткән, 1717 елны төзелгән мәчет яңадан торгызылган, анда намаз укыла. Татар Караболагы авылы халкының бик тырыш, мәгърифәтле булуын да әйтеп китәргә кирәк, заманында биредә 4 мәчет эшләп килгән, авыл өяз үзәге булып торган. Караболак халкының булдыклылыгы турында бу якларда легендалар итеп сөйлиләр, шуңа күрә алардан көнләшүчеләр дә күп булган, аларның кара кайгыларына сөенүчеләр дә бар. Бу авылда һәр йорттан югары белемле кеше чыккан, күпләр илнең төрле почмакларында бизнес белән шөгыльләнәләр, җитәкчелектә эшлиләр, галимлек итәләр. Әмма атом афәте аларны кайда да эзләп таба, һәм Караболак кешесе кайда гына дөньядан китсә дә, соңыннан шушы авыл зиратына кайтып ята...

Бүгенге көндә Караболакның алдагы язмышы билгесез. Аны Мөслим кебек башка җиргә күчерерләрме, әллә авыл халкының әкеренләп үлеп бетүен көтәрләрме – әйтүе кыен. Әмма авыл активистлары үз хокуклары өчен көрәшләрен дәвам итәләр һәм төрле оешмаларга хат артыннан хат юллыйлар. Аларның төп таләбе – Татар Караболагы авылын “Маяк”та 1957 елгы атом шартлавыннан зарар күргәннәр исемлегенә кертү, бөтен авыл халкын радиациядән зарар күргән, дип закон нигезендә тану һәм закон нигезендә хөкүмәттән тиешле ярдәм алу. Моңа авылны күчерү-күчермәү мәсьәләсе дә, атомнан зарар күргән кешеләрнең барысына да ликвидаторлык статусы бирү дә, Караболакта булган социаль мәсьәләләрне хәл итү дә керә.

Иң мөһиме – хөкүмәт атом фаҗигасеннән коточкыч күп газаплар күргән бу татар авылына йөз белән борылырга тиеш, дәүләт үз гаебен аңлап һәм танып, моның өчен халыктан гафу үтенеп, исән калганнарны бәхилләтер өчен барысын да эшләргә тиеш. Югыйсә “Маяк” берләшмәсенә чит илләрдән атом калдыкларын керткән һәм эшкәрткән өчен миллиардлаган доллар акчалар керә бит! Ник шуларның бер өлеше булса да шушы “Маяк” аркасында радиациядән зарар күргән Караболак халкына бүлеп бирелми соң?! Югыйсә, исән калган Караболак халкының күп өлеше һаман шул “Маяк”та бил бөгә бит, үзенең бөтен җелеген суырып алган атом аждаһасына хезмәт итә! Чөнки бу тирәдә башка эш юк, ә яшәргә кирәк...

Миңа калса, “Маяк” эшләп торганда, беркем дә тыныч-имин тормышка өмет итмәскә тиеш, чөнки биредә тупланган 1 миллиард кюри атом калдыклары бөтен җир йөзен бер минутта юк итәргә җитә. “Маяк”, һичшиксез, ябылырга тиеш, андагы атом калдыкларының саклануы Европа илләре күзәтүе астына алынырга тиеш, “Маяк” тирәсендәге йөз чакырым арада яшәүче бөтен кешеләр башка урыннарга күчерелергә тиеш, атомнан зарар күргән бар халык дәүләттән зур күләмдә ярдәм алырга тиеш. Башка илдә булса, бу нәкъ шулай булыр иде, әмма Россиядә бөтен нәрсә кешегә каршы юнәлдерелгән, биредә кешенең бернинди кадере юк, аның гомере чебен гомеренә дә тормый, шуңа күрә, бу илдән мәрхәмәт көтеп утыру дөрес булырмы икән? Бәлки безгә бөтен көчебезгә дөнья капкасын кагарга кирәктер, Россиядә кешелеккә, шул исәптән, татарларга каршы да кылынган җинаятьләр турында бөтен дөньяга аваз салырга кирәктер? Россия шәхес культы елларында төрмәләрдә череткән миллионлаган кеше өчен дә, үз халкы өстендә атом сынаулары уздырган өчен дә, йөзләгән милләтләрне, телләрне юк иткән өчен дә, мөселманнарга каршы алып барган репрессияләр өчен дә дөнья каршында җавап тотарга тиеш.