2007 ел - «МАЯК» житештерү берләшмәсеннән зыян күрүчеләргә хәйрия ярдәме елы булсын!
Татар һәм башкорт иҗтимагый, иҗади берләшмәләренә, гаммәви мәгълүмат чыганаклары-на, шулай ук РФ мөселман оешмаларына
М Ө Р Ә Җ Ә Г А Т Ь
30 гыйнвар 2007 ел
«Кыштым фаҗигасы»нә бу елның 29 сентябрендә 50 ел тула. Ул «МАЯК» житештерү берләшмәсендә узган иң зур шартлау. Аның радиоактив зыяны Чернобыльнекенә тиң. Бу атом-төш монстры эшли башлаган елдан, ягъни 1948 елдан бирле, аны
чорнап алган зур территория даими рәвештә контрольсез зарарлы җитештерү калдыклары тәэсирендә булды. Атом-төш берәмлекләрендә узган күп санлы аварияләр тәэсерендә дә зур зыян күрде. Бу җирләр Чиләбе, Свердлау, Төмән, Курган өлкәләре белән чорнап
алынган. Әлбәттә, зыян күрүчеләр саны йөзләрчә меңнәр белән исәпләнелә. Атом җитештерүендә эшләүчеләр белән бергә тирә-юньдәге торак пунктларында яшәүчеләр дә корбан булган. Алар бүгенге көнгә кадәр эвакуацияләнмәгәннәр, аварияны туктанка кешеләр
буларак льготлар алмыйлар.
Шуңа игътибар итегез, бу җирләрдә, гасырларча милләттәшләребез яши. Бу турыда ул тирәдәге географик атамалар да сөйли. Дәүләт гаебе белән иң кирәкле нәрсәләр: туган җиреннән, сәламәтле-геннән, якыннарыннан, эшеннән мәһрүм калганнар
һәм алмашка бернәрсә дә ала алмаган, үлеп баручы авылларның кешеләре арасында безнең милләттәшләребез дә бар. Без дә кайгыртмыйча, кем кайгыртыр соң алар турында? Кыерсытылганнарның хокукларын яклау, дәүләт дәрәҗәсендә аларның проблемаларын
нигездән чишүгә ирешү, күченүдә ярдәм итү, дәвалануда, эшкә урнашуда, укырга керүдә булышу безнең изге максатыбыз түгел мени, без моны эшли алмыйбыз мени? Без үзебезне бер халык дип саныйбыз ләбаса.
Шунысы әһәмиятле, бу ел Татарстанда "Хәйрия елы" дип игълан ителде. Бу идеяның тормышка ашыруы безнең халкыбызы өчен урал татарларына ярдәм күрсәтүдә чагылыш тапсын иде.
Без Уралдагы татар авылларына баруны, яшәүчеләрнең хокукларын мәхкәмәләрдә яклауларны оештырганы өчен Бөтендөнья татар конгрессына, шулай ук язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага бу нисбәттән хәтерләребезне яңартып торуы
өчен рәхмәт әйтәбез.
Бу нисбәттән 2006 елда эшләнгән түбәндәге эшләребезне бәян итәбез:
Фәүзия Бәйрәмованың «Атом атавында яки татарларга каршы атом геноциды» китабын аның алман теленә тәрҗемәсе һәм нәшрияты, беренче бүлеген инглиз теленә тәрҗемә итү. Китапның төп нөсхәсе һәм тәрҗемәләре электрон
формада да таратылды;
Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы татар авылларына сәяхәт кылынды;
29 сентябрь көнне "Росатом" бинасы яныда пикет ясалды;
бер тапкыр хәйрия ярдәме алып барылды;
элемтәләр корылды, шул исәптән авылларда яшәүчеләрдән дә мәгълүматлар туплана;
«Урал Чернобыле - татар фаҗигасы" исемле сайт ясалды. Адресы: http://nuclear.tatar.mtss.ru . Анда булган мәгълүматлар тәртипләп туплана. Шулай ук "МТСС" сайтында форумда бу турыда фикерләр алышына:
http://mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=1405&start=0 ;
Чакырабыз!
"2007 - «МАЯК» житештерү берләшмәсеннән зыян күрүчеләргә хәйрия ярдәме елы" дип игълан итүне якларга;
бу нисбәттән башлаган эшләрне дәвам итәргә, мәгънәви яктан түгәрәкәләргә, бу эштә әфәткә тарыган милләттәшләребезгә ярдәм итү максатыннан татарларның көчен бар дөньядан тупларга,
берләштеререгә;
РФ ның бшка халыклары белән берләшеп бу фаҗиганың тулы чишелешен тәэмин итәргә
Үзегезнең яклау һәм ризалыгыгызны инициатив төркем әгъзаларына хәбәр итүегезне, яки күрсәтелгән форумнарда язуыгзны сорыйбыз. Безне яклаучылар исемлеге барлык җәмәгатьчелеккә дә ачык булачак.
Инициатив төркем:
Алия Тайсина (Алмания), "Бертуган нәшрияты, тел. 06721/ 993893, ataissinahotmail.com ,
ataissinalist.ru
Әсхәт Җиһаншин (Иске Оскол ш.), ziganshin-amail.ru
Гаярь Искәндәров (Мәскәү ш.), "Мөселман халыклары үсеше фонды" иҗтимагый оешмасы,
тел. 8-910-4564820, nuclear-tatarnm.ru
Тәрҗемә: http://intertat.ru/index.php?cat=t&id=107751 |